Бөгелмә авазы

Г. Камал артисты Ирек ага Баһманов вафат

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов вафат.

Мәгълүмат өчен: Ирек Вәли улы Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туган. 1951-1954 елларда - Төньяк флотта диңгезче булып хезмәт итә, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан исә − Г. Камал театры артисты. Артист тамашачыларга Ф. Бурнашның "Яшь йөрәкләр"ендә Фәйзулла, Ч. Айтматовның "Ахырзаман"ында - Гатбаев, К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә Мишка, "Казан сөлгесе"ндә - Мөәзин, Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр"ендә Искәндәр һ.б. рольләр аша таныш

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: