Бөгелмә авазы

Әфьюн колын – дәваларга.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы судта 33 яшьлек бөгелмәлегә карата дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Агымдагы ел башында ир кеше, мәк орлыкларыннан наркотик матдә әзерләү серләрен белүдән файдаланып, үзе куллану өчен мәк саламыннан экстракт әзерли һәм аны медицина шприцында саклый. 

Хөкем ителүче үз гаебенең законсыз икәнен тулысынча таныды. Ул, сынау шарты белән, 1 ел да 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук мәҗбүри дәвалану,  медицина-социаль тернәкләнү узарга һәм алга таба яшәү урынында табиб күзәтүе астында торырга тиеш булачак.

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.

 Ленар МИҢНЕБАЕВ, прокурор ярдәмчесе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: