Бөгелмә авазы

Фәрит Мөхәммәтшин төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде

Сәламәтлек саклау өлкәсенә, медицина хезмәткәрләренә күбрәк игътибар биреләчәк.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде.

Аның фикеренчә, илнең Төп Законындагы үзгәрешләр россиялеләрнең социаль якланганлыгын көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе минималь хезмәт хакы турындагы нигезләмә булачак, дип саный ул.

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина хезмәткәрләренә күбрәк игътибар биреләчәк. Димәк, финанслау да артачак, медицина  хезмәте һәркем файдалана алырлык дәрәҗәдә  булачак. Кешеләрнең үз-үзләрен тоту тәртибен билгеләү һәм дарулар җитештерү йогышлы чирне йөгәнләргә ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барды. Татарстанда тавыш бирүчеләр исемлектәге  кешеләрнең 80 процентын тәшкил итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: