Бөгелмә авазы

Фәридә Төхвәтуллина өченче мәртәбә әни булды

"Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруын алып баручы Фәридә Төхвәтуллина 25 октябрь көнне ир бала алып кайтты. Әни булырга әзерләнеп йөрүен журналистлар да белми калды хәтта. Моңарчы алар ире Илшат белән Мәликә, Зәринә исемле кызлар үстерәләр иде. Алып баручы күптәннән өч бала әнисе булырга хыялланган. Өченчесен дә үзе тапкан. Ә исемгә килгәндә,...

"Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруын алып баручы Фәридә Төхвәтуллина 25 октябрь көнне ир бала алып кайтты.

Әни булырга әзерләнеп йөрүен журналистлар да белми калды хәтта. Моңарчы алар ире Илшат белән Мәликә, Зәринә исемле кызлар үстерәләр иде. Алып баручы күптәннән өч бала әнисе булырга хыялланган. Өченчесен дә үзе тапкан. Ә исемгә килгәндә, берничә хәзрәт белән киңәшләшеп, Нурсолтан исеменә тукталырга булганнар. Хәзерге вакытта Фәридә Төхвәтуллина Арча районының Яңа Иябаш авылында яшәүче әти-әнисендә кунакта.

- Әлбәттә, һәр баланы сөенеп көтеп аласың. Хәзерге замана белән уйлап карасаң, әни булу бәхете бөтен кешегә дә тәтеми. Шуңа күрә һәрбер хатын-кызга әлеге бәхетне татырга насыйп булсын. Кызларыбызның берсенә - 9, икенчесенә - 2,5 яшь. Өч балалы гаиләдә тулы бер җәмгыять дип әйтәләр бит. Ир бала булгач, бик сөендем. Иремә кем булса да ярый иде. Иң мөһиме - исән-сау булып тууы. Өч бала дип әйткәндә генә җиңел. Аларны үстерәсе, кеше итәсе дә бар бит. Бу зур җаваплылык сорый, - диде Фәридә Төхвәтуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: