Бөгелмә авазы

Әфганстан – төзәлмәс йөрәк ярасы

1989 елның февралендә Әфганстаннан соңгы совет солдаты чыгып киткән көннән алып, 32 ел вакыт узган.

Хәрби хезмәткә дип киткән япь-яшь малайлар аннан инде ветераннар булып әйләнеп кайттылар. Бүген алар ул сугыш, анда күрсәтелгән батырлыклар, һәлак булган иптәшләре турындагы хатирәләрне кадерләп саклыйлар. Ничек кенә булмасын, кабул иткән антларына ахыргача тугры калып, гражданлык бурычларын намус белән үтәгән кешеләр бит алар. Әфганстан кебек “кайнар нокта”лар безнең егетләрнең Бөек Ватан сугышы елларында фашизмны җиңгән ата-бабаларының каһарманлыкларына тиң батырлыкларга сәләтле икәнлекләрен күрсәтте. 

15 февраль көне хәзер әфган сугышын узган сугышчылар өчен генә түгел, ә локаль сугышларда катнашкан башка ветераннар – халыкара террорчылыкка каршы торган солдат һәм офицерларның да истәлекле көне булып тора. Узган ул вакыйгаларны төрлечә бәяләргә мөмкин, әмма безнең сугышчыларның кыюлыгына, чыдамлыгына бернинди дә шик була алмый.  

Узганнардан башка бүгенге дә, киләчәк тә юк, диләр. Җирдә яшәгәндә, исән чакта без барысын да хәтердә тотарга тиеш. Ул еллар турындагы истәлекләр һәйкәлләрдә һәм мемориаль такталарда гына беркетелеп калынмаган, ә безнең йөрәкләрдә яши һәм беренче карашка тыныч дип саналган елларда да сугыш михнәтен татырга-кичәргә туры килгән ветераннарның – сугышчан хәрәкәтләрдә кат-нашканнарның ел саен уза торган традицион очрашуларында саклана. 

Быел әлеге истәлекле дата алдыннан Бөгелмә Туган якны өйрәнү музеенда 6нчы мәктәпнең 7 “Г” сыйныфы укучылары белән очрашуда Әфганстанда хәрби хезмәт узган запастагы кече сержант Илдар Габделхәй улы Ризванов катнашты. 

Укучыларны бик күп нәрсәләр кызыксындыра булып чыкты: Әфганстанга солдатларны әзерләп озату ничек барган, яшәү шартлары нинди булган, ни белән тукланганнар, якыннары аларның кайда хезмәт иткәнен белгәнме дигән һәм башка бик күп сораулар бирелде.  

Илдар Габделхәй улы Ризванов балаларга үзенең 1964 елда Бөгелмәдә туганлыгын, 2нче һөнәри-техник училищеда укыганлыгын, машина йөртүчеләр курсын тәмамлаганын, “Татнефтегеофизика” ачык акционерлык җәмгыятендә – Оренбург янындагы партиядә практика узганлыгын сөйләде. Эше әллә ни катлаулы булмаган: кабельне сүтәргә һәм җир катламнарының ничәү булуын ачыкларга, анда нефть бармы икәнлеген карарга кирәк булган.

Практика вакыты тәмамлангач, өенә кайткан. Ә бу вакытта аны хәрби комиссариаттан ике повестка көткән була инде, ул кайтып кергән көнне өченчесе килгән.

Илдар Габделхәй улы хәрби комиссариатка баргач, үзенең “Шәхси эш”ен, анда зур итеп “А” хәрефе язып куелганлыгын күрә һәм шунда Әфганстанга җибәрәчәкләрен аңлый.  

1984 елда китә ул хәрби хезмәткә, Бөгелмәдән 11 егет булалар. Ике көн Казанда торалар. Өченче көнне Ризвановны майор үз янына чакырып ала һәм аның гаиләсе, туганнары турында белешә башлый. Аннары: “Сезнең, Илдар, чит илдә хезмәт итәсегез килмиме?” – дигән сорау бирә.  Моңа каршы егет: “Ватан-Ана кая кушса, шунда хезмәт итәчәкмен”, – дип җавап бирә.

Тагын берничә көннән егетләрне Самарага, аннары Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә автомобильләрдә эшләргә өйрәнү өчен укуга җибәрәләр. Яңа ел алдыннан Әфганстанның Кабул шәһәренә озаталар.

Илдар Габделхәевич искә ала:

– Анда барып җиткәч, без беренче тапкыр атыштан чыккан колоннаны күрдек һәм хәлләрнең ни дәрәҗәдә катлаулы булганлыгын бөтен җантәнебез белән аңладык.

Аннары Илдар Ризвановны юл төзелеше батальонына җибәрәләр. Яшәү палаткаларда була, мичкә күмер ягалар. Күмер беткән чакларда утын эзләргә туры килә. Утын җыю эшен төнлә белән башкаралар, алтышар капчык кирәк була ул.

Атышлар һәр көнне булып тора. Бервакыт Илдар Ризванов авырып китә һәм йогышлы авырулар госпиталенә эләгә. Малярия һәм хәтта тиф авырулары белән күп егетләр чирли ул вакытта. Госпитальдә ул ике шәфкать туташы кул астында дәвалана. Аларның берсе медицина училищесында Илдарның апасы белән бергә укыган Бөгелмә кызы булып чыга. Кыз егеткә биредә үзен очратуы турында туганнарына, якташларына язмаска куша, чөнки әти-әнисенә Әфганстанда икәнен белгертмичә, “Германиядә мин” дип язган булган икән... 

Илдар Габделхәевич сөйләгән иң истәлекле вакыйга анда Яңа елны ничек каршы алулары булган: “Бөтен күк йөзе яп-якты булып балкып торды, барлык автоматлардан тоташка атыш барды”, – дип искә ала ул әлеге көнне.

1986 елда Илдар Ризванов демобилизацияләнә. Юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Кызыклы истәлекләре, тәэсирле бәяне өчен укучылар кунакка зур рәхмәт белдерделәр, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләделәр. 

Любовь Дёкина, экспозиция һәм күргәзмәләр буенча белгеч

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: