Бөгелмә авазы

Әфган җилләре...

Кичерə күр, əнкəй. Язмыштан Без җиңел юл өмет итмəдек. Үлем килсə,бастык йөзгə-йөз, Чигенмəдек,качып китмəдек. Үзебезгə тигəн өлешне Башкаларга"бүлəк" итмəдек. Үзебезнең йөкне үзебез Үтəселəр идек күтəреп, Җибəрмəде əҗəл үткəреп…- дигəн сүзлəр кемнəрне генə тетрəндерми икəн?! Бигрəк тə Əфганстан суг ышын д а г азизлəрен югалткан əти-əнилəр, җəмəгатьлəре, туганнары күңелен янəдəн айкый...

Кичерə күр, əнкəй.
Язмыштан
Без җиңел юл өмет итмəдек.
Үлем килсə,бастык йөзгə-йөз,
Чигенмəдек,качып китмəдек.
Үзебезгə тигəн өлешне
Башкаларга"бүлəк" итмəдек.
Үзебезнең йөкне үзебез
Үтəселəр идек күтəреп,
Җибəрмəде əҗəл үткəреп…- дигəн сүзлəр кемнəрне генə тетрəндерми икəн?! Бигрəк тə Əфганстан суг ышын д а г азизлəрен югалткан əти-əнилəр, җəмəгатьлəре, туганнары күңелен янəдəн айкый əфган җиллəре.

Быел 15 февраль көнне Әфганстан җирендə интернациональ бурычларын үтəгəн соңгы совет сол-датының илебезгə чыгарылуына 27 ел тулды. Бер караганда, шактый вакыт узган сыман тоелса да, əлеге мəхшəр эчендə кайнаган кешелəр хəтереннəн бер генə дə чыкмый ул көннəр, ə интернационалист-сугышчыларны искə алу көнендə исə кабат яңара. Шулай булмый мөмкин дə түгел, əлеге аяусыз сугышта якын дусларын, командирларын югалту ачысын та-тыган бит алар! Ə газиз балаларын югалткан Аналар?!. Шəһəребезнең "Сугышчан туганлык" мемориалы янында быел да бу көнне халык күп җыелды. Биредə əфган җирендə башын салган алты Бөгелмə егетенə һəйкəл куелган. Гомерлəре чəчəк аткан мəлдə, япь-яшь килеш һəлак булган алар... Тантаналы митингта катнашкан Бөгелмə шəһəре мэры Линар Закиров газизлəрен югалтканнарның авыр кайгысын уртаклашты. Килəчəктə мондый рəхимсез сугыш афəтлəре кабатланмасын иде дигəн телəк белдерде. Аннан соң чыгыш ясаган җирле "Сугышчан туганлык" иҗтимагый оешмасы җитəкчесе Леонид Прошин исə бүген дə дөньяның төрле почмакларында, шул исəптəн Сириядə терроризмга каршы безнең солдатларның да көрəшүе турында сөйлəде. Җир шарында тынычлык булдыру хакына хезмəт итүчелəргə дан җырлады ул. Инде дүртенче ел рəттəн Бөгелмə - Соколка арасында "Чаңгы десанты - хəтер вахтасы" гражданлык-патриотик акциясе уздырыла. Анда катнашкан яшьлəребез илебез тарихында булган катлаулы мизгеллəрне, совет солдатының батырлыгы турында тирəнтен өйрəнəлəр, үзлəре дə алар үрнəгендə тəрбиялəнəлəр дип əйтергə тулы нигез бар. Ни кызганыч, Җир шарының төрле төбəклəрендə əледəн-əле сугыш учаклары кабынып тора. Ə булмасын иде бит алар, булмасын иде сугышлар...
Руслан ҖƏЛƏЕВ.
Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: