Бөгелмә авазы

Федераль антимонополия хезмәте идарәсе вәкиле Бөгелмәдә халык кабул итте

Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Анатольевич Козел Бөгелмәдә бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашты. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Мурад Булгаков халыкны, мөмкинлектән файдаланып, антимонополия идарәсе хезмәткәренә борчыган сорауларны бирергә өндәде. Гражданнар очрашу барышында да, соңыннан П. Козелның шәхси...

Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Анатольевич Козел Бөгелмәдә бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашты.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Мурад Булгаков халыкны, мөмкинлектән файдаланып, антимонополия идарәсе хезмәткәренә борчыган сорауларны бирергә өндәде. Гражданнар очрашу барышында да, соңыннан П. Козелның шәхси үзенә дә проблемалары белән мөрәҗәгать иттеләр.

Очрашу тәмамлангач Павел Козел "НПО НТЭС" ҖЧҖ эшчәнлеге, җитештерү процессы һәм предприятие тарихы белән танышты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: