Бөгелмә авазы

Файдалысыннан файдаланыгыз, бөгелмәлеләр!

Бөгелмәнең ташламаларга ия булган кешеләренә социаль хезмәтләр программасына кабат кайту өчен вакыт бик аз калды. "Соцпакет" дип йөртелә торган социаль хезмәтләр тупланмасы ташламаларга ия булган категория гражданнарга бирелә. Социаль ярдәм программасына кире кайтырга, шул исәптән даруларны түләүсез алырга теләгән кешеләргә моны эшләү өчен вакыт бик аз калып бара. Кеше үзен...

Бөгелмәнең ташламаларга ия булган кешеләренә социаль хезмәтләр программасына кабат кайту өчен вакыт бик аз калды.

"Соцпакет" дип йөртелә торган социаль хезмәтләр тупланмасы ташламаларга ия булган категория гражданнарга бирелә. Социаль ярдәм программасына кире кайтырга, шул исәптән даруларны түләүсез алырга теләгән кешеләргә моны эшләү өчен вакыт бик аз калып бара.

Кеше үзен ярыйсы гына яхшы хис иткәндә, хроник авырулары кискенләшеп я азып җәфаламаганда, аны, гадәттә, тиешле ташламалар урынына акчалата "керем" алу мөмкинлеге ныграк кызыктыра төшә. Әмма сәламәтлек шундый нәрсә ул, аның һич көтмәгәндә шундый сюрприз ясап куюы бик ихтимал ки, хәтта үз исәбеңә дарулар алып дәвалану өчен гаиләдә җитәрлек акча табылмавы да бик мөмкин.

Әгәр кеше элек дарулар урынына акчалата компенсация алган, әмма хәзер бу юлның үзе өчен кулай түгеллеген аңлаган икән, ә мондый хәл тормышта еш очрап тора, әле социаль хезмәтләр тупланмасын алу хокукын кире кайтару мөмкинлеге кулдан ычкынмаган әле. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза язып өлгерергә генә кирәк. Ә менә 1 октябрьдән соң "соцпакет" алу хокукын ел дәвамында башкача торгызып булмаячак. Даруларны моңа кадәр дә түләүсез алып килгән кешеләргә исә гаризаны кабаттан язып торасы түгел.

Үзегезнең сәламәтлегегез генә түгел, ә бәлки туганнарыгызның һәм якын кешеләрегезнең сәламәтлеге, иминлеге һәм тынычлыгы да сезнең кайсы юлны сайлавыгызга турыдан-туры бәйле. Ниндидер тәгаен бер карарга килгәнче, башта үзегезне дәвалаучы табиб белән дә киңәшегез, чөнки дарулар белән ташламалы төстә тәэмин ителү - өстәмә медицина ярдәмен гарантияләү дигән сүз ул.

 

Социаль хезмәтләр тупланмасыннан баш тарткан пациентларның һәркайсысын дәвалау өчен елына чама белән күпме акча кирәклеген түбәндәге саннардан ачык күрергә була:

Шикәр диабетын дәвалау өчен:

1. 1 нче типтагы шикәр диабетын - 23 мең сумнан 53,7 мең сумга кадәр;

2. 2 нче типтагы шикәр диабетын - 7,3 мең сумнан 62,5 мең сумга кадәр;

3. Шикәр тибындагы булмаган диабетны - 188,3 мең сумга кадәр;

4. Акромегалияне - 785,7 мең сум;

Психик авыруларны дәвалау өчен:

1. Шизофренияне - 101,3 мең сумнан 237 мең сумга кадәр;

2. Деменцияне - 111,6 мең сумнан башлап;

3. Эпилепсияне - 7,7 мең сумнан 178 мең сумга кадәр.

Онкологик чирләрне дәвалау өчен:

1. Күкрәк бизләре рагын - 1,4 мең сумнан 1 миллион 265 мең сумга кадәр һәм аннан да күбрәк;

2. Үпкә рагын - 42,6 мең сумнан 1 миллион 034 мең сумга кадәр;

3. Мәни бизләре рагын - 18 мең сумнан 217 мең сумга кадәр;

4. Ашкайнату әгъзалары һәм эчәклек тракты рагын - 99 мең сумнан 1 миллион 285 мең сумга кадәр;

5. Бөерләр рагын - 508 мең сумнан 2 миллион 676 мең сумга кадәр;

6. Бронхиаль астманы - 3 мең сумнан 32 мең сумга кадәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: