Бөгелмә авазы

Файдалы вәгазьдән соң – тәмле пылау

Үзәк мәчеттә мөхтәсибәт ай дәвамында мөселманнар өчен бәйрәм саналган һәр җомга көнне учакта тәмле пылау пешерелә. Әйе, җомга -мөселман өммәте өчен бөек көн. Аллаһы Тәгалә аны башка көннәрдән аерып алып, Мөселман җәмгыяте өчен иң өстен көн иткән. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бу турыда бер хәдисендә болай дигән: "Җомга - ул кайчан...

Үзәк мәчеттә мөхтәсибәт ай дәвамында мөселманнар өчен бәйрәм саналган һәр җомга көнне учакта тәмле пылау пешерелә.
Әйе, җомга -мөселман өммәте өчен бөек көн. Аллаһы Тәгалә аны башка көннәрдән аерып алып, Мөселман җәмгыяте өчен иң өстен көн иткән. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бу турыда бер хәдисендә болай дигән: "Җомга - ул кайчан да булса кояш чыккан бөек көн. Бу көнне Адәм яратылган, бу көнне аны җәннәткә күчергәннәр, шушы көнне ул җәннәттән куылган. Ахыргы көнебез дә шушы көнне булачак" (әт-Тирмизи).
Шунысы куанычлы, җомга вәгазен тыңларга җыелган мөселманнарга урамда учак ягып, шушындый тәмле ризык - пылау әзерлиләр. Ислам дине турында үтемле һәм тирән белемле вәгазь тыңлаганнан соң барлык теләүчеләр бергәләшеп тәмле пылауны авыз итәләр.
Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: