Бөгелмә авазы

Фатих Кәримнең тууына 105 ел

7 февраль көнне Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә татар халкының каһарман шагыйре Фатих Кәримнең 105 еллыгы уңаеннан шигърият бәйгесе узды.

Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары сәнгатьле итеп герой-шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Бәйгенең "Махсус приз"ына Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Алинә Гыйләҗева;

3 нче урынга - Һ. Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Алия Әхмәтҗанова; 5 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Илүзә Иркәгалиева һәм кадет-интернат мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Булат Гәрәев;

2 нче урынга - Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 7 сыйныф укучысы Таңсылу Хисмәтова; 11 мәктәп укучысы Инсаф Юнысов;

1 нче урынга - Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Энҗе Садриева һәм Карабаш 1 нче мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Ильяс Минһаҗев лаек булдылар.

Руслан Җәләев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: