Бөгелмә авазы

Фасоль һәм бавыр салаты

300 әр г фасоль һәм бавыр, 3 кишер, 2 суган, 2 а.к. атланмай, тоз, төелгән кызыл борыч, 200 г майонез.

Фасольне бер төн салкын суда тотканнан соң, йомшарганчы пешерергә. Суын саркытып, атланмай салырга. Бавырны пешереп кыздырырга һәм вак итеп турарга. Вак итеп туралган суганны эре угычтан уылган кишер белән бергә үсемлек маенда кыздырырга. Тоз, борыч сибеп, барысын бергә майонез белән болгатырга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: