Бөгелмә авазы

Фаҗига

"Фәхрине үтереп ташладылар..." Мәктәп елларында укыган, күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның маҗаралы әсәре, "Тирән тамырлар" романы, шушы тетрәндергеч сүзләр белән башланып китә. 2014 елның 24 декабрендә туган ягым Татар Димскәе авылыннан өч бала анасы, Римма Растин кызы Газизованың, чиләк сыярлык кына бәкедә үле гәүдәсен тапканнар дигән җан өшеткеч хәбәр килгәч, кинәт...

"Фәхрине үтереп ташладылар..."

Мәктәп елларында укыган, күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның маҗаралы әсәре, "Тирән тамырлар" романы, шушы тетрәндергеч сүзләр белән башланып китә.

2014 елның 24 декабрендә туган ягым Татар Димскәе авылыннан өч бала анасы, Римма Растин кызы Газизованың, чиләк сыярлык кына бәкедә үле гәүдәсен тапканнар дигән җан өшеткеч хәбәр килгәч, кинәт кенә күңелемә язучының шул юлларын искә төшерде һәм үзем дә сизмәстән "Римманы үтереп ташладылар..." дигән уйлар башымнан йөгереп уздылар. Авыл кибетчесе, идән юарга дип бәкегә су алырга төшкәч, бәкедән чыгып торган кеше аягы күреп, бу турыда авыл Советына хәбәр итә. Берничә авыл кешесе бәке янына килеп, чынлап та анда кеше гәүдәсе ятканына ышангач кына, бу турыда Бөгелмә шәһәре эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәләр. Авылның өч ир-аты, шәһәрдән килгән оператив төркем хезмәткәрләре күз алдында, бәкенең авызын шактый зурайтып, көч-хәл белән мәетне боз өстенә чыгаралар. Җыелган халыкта Римманың үтерелүендә бернинди дә шик калмый, чөнки чиләк сыярлык кына бәке авызына һәм тирәнлеге утыз сантиметрлар гына булган бу чишмә суына берничек тә батып үлеп булмый. Мәетнең чишмә агышы уңаена түгел, ә агымга каршы ягындагы боз астында табылуы да һәм аның бәкегә аркасы белән кереп, су астында бозга йөзе белән ятуы да - болар барысы да хатынның явызларча үтерелүе турында сөйли иде.

Мәетне җирләгәннән соң, авыл халкы үтерүченең тиз арада фаш ителәсенә өмет итеп, хокук саклау оешмаларыннан, үзләренең күңелләрен тынычландырырдай хәбәр көтә башлады. Ләкин барысы да бушка булды. Көн артыннан көннәр узды, атна артыннан атналар үтеп киттеләр - авыл халкы да, мәрхүмәнең якыннары да бернинди дә яңалык ишетә алмадылар. Туган ягыма кайткан саен авылдашларым бу фаҗига турында сорашып, хокук саклау органнарының битарафлыгына ачу һәм нәфрәт катыш үзләренең ризасызлыкларын белдерә башладылар: "Сез безнең депутатыбыз бит, нигә халык исеменнән сүзегезне әйтмисез?!" - диючеләр дә табылды. Авыл халкының үтенечен тыңлап һәм мәрхүмәнең кызы Рәзинә Бөгелмә шәһәре тикшерү бүлегенә гариза язарга тели икән дигән хәбәрне ишеткәч, мин бу гаиләгә үземнең булдыра алганча ярдәмемне күрсәтәсем килде. Элекке елларда үземнең хокук саклау органнарында эшләвемне исәпкә алып һәм бүгенге көндә күп кенә хезмәткәрләрнең кайчандыр минем карамакта эшләгәнен дә уйлап, аларга да бәлки үземнең ярдәмем тияр дигән өмет бар иде башымда.

Һәм менә 2015 елның 19 гыйнварында, бу фаҗигадан соң 27 көн үткәч, без мәрхүмәнең кызы Рәзинә белән Татарстан Республикасы Тикшерү комитетының Бөгелмә шәһәре тикшерү бүлегенә килдек. Тикшерү эшләрен алып баручы, безгә битараф кына карап, бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылмыйча, Римма Газизованың ачык суда үзе батып үлгәнлеге турында карар чыгарып, тикшерүнең тамамлануын җиткерде. Бу шаккатыргыч һәм коточкыч хәбәр иде. Алдан сөйләшенгәнчә, без Рәзинә белән ябылган эш материаллары белән танышырга теләвебезне әйттек һәм бөтен материалларның да нөсхәләрен үз кулыбызга бирүләрен үтендек. Төрле сәбәпләр табып, тикшерүче безнең үтенечебезне кире какты, кулыбызга бары тик эш ябылды дигән карарны гына алырга мөмкинчелек табылды. Әлеге фаҗига вакыйгасын тикшерүче, безне ныклап ышандырып, барлык булган материалларның нөсхәләрен ике-өч көндә әзерләп куясын һәм бу турыда безгә үзе хәбәр итәсен җиткерде. Күз йөгертеп чыгуга ук, кулыбызга алган карарның башыннан ахырына кадәр дөрес түгеллеге күренде. Мәсәлән, анда мәетнең чиләк сыярлык бәкедә түгел, ә "в полынье реки Каран" дигән җирдән табылуы турында әйтелгән. Бәкенең татарчадан рус теленә тәрҗемәсе "прорубь" булса , "полынья" сүзенең тәрҗемәсе "елга өстендә әле катмаган яки инде эри башлаган ачык су өслеге" икәнен белми микәнни соң бу тикшерүче? Гади генә шушы ике сүзнең мәгьнәсен дә аңламаган килеш, ничек итеп кеше язмышын хәл итә торган вәкаләтләр бирелгән икән соң аңарга? "Полынья" дигән җиргә барып суга батып үләр өчен, мәет табылган җирдән бер биш йөз метр төньяк-көнбатышкарак китеп, авыл янәшәсеннән агучы Дим елгасына төшәсе бар. Мәетнең табылган урыны бернинди дә елга түгел, аны хәтта инеш дип тә атап булмый, чөнки ул җәен киңлеге илле-алтмыш, ә тирәнлеге унбиш-егерме сантиметрдан артмаган чишмә суы ул. Бу чишмә авылның көньяк-көнчыгышыннан ике чакрым тирәсе ераклыкта башланып, таулар тезмәсе астындагы чокырдан авылга агып төшә. Шаккатырган икенче факт: тикшерүче мондый нәтиҗә ясаган вакытта, шушы авылда яшәүче, аракы белән шактый ук дус булган бер ханымның "Она могла оступиться и провалиться под лед" дигән сүзләрен үзе чыгарган карарның нигезе итеп алган. Әгәр дә аның "могла провалиться" дигән сүзләрен хак дип кабул итсәк, боз астына "провалиться" итеп, бәкедә табылган Римма Газизова бары тик үзенең тезләренә дә җитмәгән сулы чокырга төшеп кенә басар иде...

Римманың үлеменә чаклы, берничә ай элек, үз йортында аның бертуган абыйсы 60 яшьлек Рәшитнең кыйналудан үлгән гәүдәсен тапканнар иде. Авыл халкы фикеренчә, бу җинаятьне эшләүдә, күрше авылга кайтып баручы гаепсез бер кешене, "син үтерүче" дип кулга алып, сигез елга ирегеннән мәхрүм итеп куйганнар. Бу очракта да үзенең кичтән ни ашаганын иртә белән исенә төшерә алмаган шушы ук ханым, унбиш-егерме көн вакыт узганнан соң, бу "үтерү очрагын исенә төшереп", хокук саклау хезмәткәрләренә "үтерүчене" фаш итеп бирә. Бары тик әлеге ханымның бердәнбер күрсәтмәсенә таянып, кеше язмышын хәл итеп куялар. Бу ике үлем очрагында да "җинаятьләрне фаш итүдә кизү торучы шаһит" ролен башкаручы шушы хатынның күрсәтмәләреннән чыгып карарлар кабул ителгән... һәм бу ике үтереш очрагын тикшерүче дә шул ук бер тикшерү бүлеге хезмәткәре! Алты йөз кеше яшәгән авылда шушы бер ханымнан гына шаһит итеп аңлатма алып, үзе чыгарган карарда аның күрсәтмәләренә генә таянып, кеше язмышын хәл итеп кую, әллә ничек, башка сыймый торган хәл...

Тикшерүче бүлмәсенә килеп кергән бүлек башлыгына без үзебезнең ризасызлыгыбызны белдереп, ничек инде чиләк сыярлык бәкегә һәм утыз сантиметр тирәнлектәге чишмә суына батып үләргә була дип мөрәҗәгать иттек. Тик тикшерү эшләрен алып баручы, бәкенең "сыер сыярлык" шактый зур булуын һәм аның тирәнлегенең бер метр икәнлеген үзенең җитәкчесенә "аңлатып" бирде. Бу "тикшерүчеләр" янында дөреслек эзләүдә бернинди дә мәгънә юклыгына инанып, без ишеккә юнәлдек...

Мәетне бәкедән алган вакытта катнашкан авыл кешесе, Илгизә Варгас кызы Миңнекаева белән, 2015 елның 20 гыйннвар көнне бу фаҗига булган урында икебез, булдыра алганча, видеоматериал әзерләдек. Анда аккан чишмә суының тирәнлеген, киңлеген һәм бәке авызының зурлыгын да төгәл итеп күрсәтә алдык. Вакыт дигәннең бик тиз узуын аңлаганга, инде ел фасылының язга таба тәгәрәгәнен күздә тотып, һәм күпмедер вакыттан соң бу бәке урынында челтерәп аккан чишмә суы булачагын белгәнгә, безгә бу видеоматериалны әзерләү бик мөһим иде, чөнки берничә айдан Бөгелмә шәһәре тикшерү бүлеге хезмәткәрләренә бу урында бәке булганын исбатлау, безнең өчен ай-һай кыен булачак.

Авыл эчендә бу үлем очрагының киң резонанс тудырганын белгәнгә һәм халыкның үтенечен тыңлап, 2015 елның 23 гыйннварында, авыл мәдәният йортында әлеге мәсьәлә турында халык җыены уздырылды. Бу вакыйгага битараф булмаган шактый кеше килгән иде анда. Мәрхүмәнең кызы Рәзинәнең, Татарстан Республикасы Прокуроры һәм Тикшерү Комитеты башлыгы исеменә язган гаризаларына авыл халкының имзалары куелып, икенче көнне алар тиешле адресларына җибәрелде.

Татарстан Республикасы Прокуроры исеменә язылган гаризаның бер нөсхәсе, әзерләнгән видеоматериал белән Бөгелмә шәһәре прокурорына юлланды. Шәһәр прокурорының бу эшне үз конроленә аласына ышанып, тикшерү органнарының кеше язмышына битараф карауларына чик куеласына өметләнеп, җавап көтә башладык.

Һәм чынлап та озак көтәргә туры килмәде, берничә көннән прокурор ярдәмчесе мәрхүмәнең кызы Рәзинәне үз эш урынына чакырып, аның әнисенең чынлап та "үзе батып үлгәненә" бик нык ышандырып, үзенең бу эшкә карата булган фикерен җиткерә. Озатканда әлеге хезмәткәр үзенең сүзләре ышанычлырак яңгырасын дип микән: "Әниеңне үтермәгәннәр, пальтосының сәдәфләре дә үз урынында бит" - дип "юата". Аның уйлавынча, пальто сәдәфләре бәке тирәли таралып, яки сукмак буйлап чәчелеп ятарга тиеш булган күрәсең. Үтерүче кешегә бу хатын-кызны муеныннан эләктереп, җиргә борып салыр өчен, аннан башын бәкегә тыгып тончыктырып, соңыннан бәкегә тыгып куяр өчен күпме генә вакыт китәр икән? Мондый гамәлне эшләр өчен үтерүчегә сәдәфләрне "коеп" тормаса да булгандыр. Тик бу версия хокук саклау органнары тарафыннын "не рассматривается".

2015 елның 27 гыйннварында, авыл мәдәният йортында узган депутатлар Советы сессиясендә дә халык бу фаҗига турында сүз кузгатып, тикшерү эшләренең ничек баруына аныклык кертүләрен сорап, Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре администрациясе вәкиленә мөрәҗәгать итте. Халыкны ышандырып, бу эшне үз котролләренә алачаклары турында вәгьдә биреп , алар халыкка үз сүзләрен җиткерделәр. Җыелыш ахырында, авылдашлары каршында чыгыш ясаган авыл мулласы Яндәш хәзрәтнең "Бу җинаять ачылмый кала икән, аның давамы булачак" - дигән сүзләрдә нинди зур хаклык бар. Җыелышта хокук саклау органнары хезмәткәрләре булса да, ни кызганыч, алар арасында бу сүзләрнең тирәнтен мәгьнәсен аңлардайлары юк иде шул. Авылның бүген нинди тормыш белән яшәве турында уйлаган, нинди проблемаларның һәрдаим чыгып торулары белән кызыксынган полиция хезмәткәрләре никтер күренми бүген. Авылда берничә гаиләнең сабый балаларын ташлап, баш күтәрмичә эчүләре дә, кемнәрнеңдер дистә еллар буена "идән астыннан" аракы сатулары һәм ул хәмернең ничә кешенең башына җиткәне турында уйлаучы да, борчылучы да юк шул алар арасында. Менә нәрсә борчый бүген авыл халкын! Татар Димскәе авылына беркетелгән полиция хезмәткәренең инде күптән "тычкан тотарга" сәләтен югалтканын белгәнгә күрә, хокук бозучылар үзләрен инде күптән бәйсез һәм куркусыз хис итәләр.

2015 елның 2 февраль көнне Рәзинә Бөгелмә тикшерү бүлегенә кабат барып, тикшерү материалларарының икенче нөсхәләрен алырга өметләнә, тик тагын бирмиләр, бары әнисенең нидән үлгәнлеге сәбәпләрен ачыклаучы медицина белешмәсен генә алырга мөмкинлек була. Икенче көнне Рәзинәнең рөхсәте белән бу белешмәне мин үз кулыма алдым. Белешмә белән танышкач һәм үземнең күптәнге танышым, тәҗрибәле медицина хезмәткәре белән киңәшләшкәч, мин шәһәр прокурорына юнәлдем.

Кабул итү сәгатен көтеп утырганда, мәрхүмәнең кызын кабул иткән прокурор ярдәмчесе белән очрашып, инде күптәнге танышым да булганга, мин бу фаҗига турында сүз кузгаттым. Вакыт булганлыктан файдаланып, без аның бүлмәсенә күтәрелдек. Сәгать ярымлап сөйләшүдә мин ничек итеп кешенең 30 сантиметр тирәнлектәге бәке суында батып үлә алуына җавап көттем. Әмма барысы да юкка иде... Мин ирексездән, инде соңгы чара дип, аның алдына медицина белешмәсен салдым. Теләр-теләмәс кенә кулына алган бу белешмәне күргәч, эчтәлеге белән таныша башлады. Берничә минут вакыт узгач, мин кызыксынып аңа : "Сез суга батып үлүнең ничә төрен беләсез?" - дип сорау бирдем. Аның җавабы кыска: "Ничек инде ничә төрен, суга бер төсле генә батып үләләр инде!" - дигән җавап ишеттем. Судмедэкспертлардан да алган "гыйлемемне" аңа җиткереп, мин суга батуның ике төрле булганын, медицина телендә аларның "коры" һәм "юеш" бату икәнен әйтеп, "юеш" суга батканда кешенең су төбенә тулысынча китеп, үлгәч, мәет елга төбенә төшеп ятканын, үпкәләренең су белән тулганын, ә инде "коры" суга бату вакытында кешенең бары тик башы гына су астына тыгылудан, сулар һава җитмәүдән һәм аның авыз куышлыгындагы тавыш яралары рефлектор спазмга дучар булганга, кешенең үләчәген "аңлатып" бирдем. Аның дәшми утыруыннан файдаланып, мин аңарга үзенең кулындагы медицина белешмәсенең дүрт-биш пунктында мәрхүмәнең бәке астына кергәнче үк, башта башын суга тыгып үтерелгәнлекне дәлилләүче фактларның барлыгын аңлатып бирдем. Кеше суга батып үлгәндә, соңгы чиккә чаклы көрәшеп, соңгы сулар һавасы беткәнче тарткалашыр иде. Бу очракта үпкәләргә су тулып, калган һаваны авыз һәм борын куышлыкларына этеп чыгарырга, һәм алар ак яки кызгылт төстәге вак куыкчыклар рәвешендәге күбек белән тулырга тиеш булыр иде. Медицина белешмәсе нигезендә Римманың бугаз, авыз һәм борын куышлыкларында күбекнең әсәре дә юк, үпкәләре тулысынча су белән тулган дип түгел, ә "легкие без спаек, воздушные" дигән юллар аңлатып язылган.

Саубуллашканда: "Без боларны, әлбәттә, тикшерәчәкбез!" - дип калса да , күңелдә бер нинди дә ышаныч та, тынычлык та юк иде. Аның бүлмәсеннән чыгып барганда: "Ни өчен бу чаклы битарафлык соң бүген гади кеше язмышына, нинди юллар белән һәм кемнәр аша ирешергә соң хаклыкка?" - дигән уй башымны битәрләде. Әгәр дә полиция, прокуратура һәм тикшерү бүлеге башлыклары мондый авыр җинаять кылынган урынга шәхсән үзләре чыксалар, үз күзләре белән урындагы хәлләрне күрсәләр, аларның бу эшләнгән җинаятьләргә шәхсән үз карашлары, үз фикерләре туар иде. Прокуратура баскычыннан төшкән чакта мин ирексездән, елекке елларда Бөгелмә прокуратурасы җитәкчесе булып эшләгән, соңыннан Татарстан Республикасы Прокуроры булган Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиевны искә төшердем. Районда һәм шәһәрдә булган һәр үтереш очрагына, көннең генә түгел, төннең теләсә кайсы вакытында шәхсән үзе чыга иде, эзләнүләр буенча оператив киңәшмәләрне дә үзе алып бара иде ул. Авыр җинаятьне тиз арада ача алсаң, аның тарафыннан әйтелгән : "Молодец!" сүзе, ул вакытта бирелгән ун сум премиядән, үзкыйммәте буенча мең тапкыр артыграк иде. Бүген дә Бөгелмә халкы аны бары тик яхшы яктан гына искә ала. Авыр туфрагың җиңел булсын Сәйфихан абый, Фирдәвес җәннәтләре булсын ахирәттәге урының.

Икенче көнне җирле газеталар белән танышып утырганда, күзем кечкенә генә белдерүгә төште, анда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтыновның 4 февраль көнне Бөгелмә муниципаль районы сайлау округында сайлаучыларны кабул итәчәге язылган иде. Күрер күзгә үк сабыр холыклы бу депутат, мине бик дикъкать белән тыңлады, мәрхүмәнең кызы Рәзинәнең Татарстан Прокуроры исеменә язган гаризасының нөсхәсен укыганда, аның йөзендә хокук саклау органнарына булган ризасызлыгы ачык чагыла иде. Ул миңа үз исеменнән, Татарстан Республикасы Прокуроры һәм Тикшеру комитеты җитәкчесе исеменә мондый башбаштаклык турында хат юллаячагын җиткерде. Аның саубуллашканда: "Ачылмаган җинаять бу органнарның статистикасын боза бит" - дигән сүзләрендә хаклык кына түгел, борчылу һәм ачу да бар иде кебек.

Бу мәкаләмне газета битләренә әзерләгәндә, башымда, ирексездән: "Кая барабыз соң без бүген, каян килә бу чаклы битарафлык, ник бу оешмалар кеше язмышы өчен түгел, ә кулларындагы кәгазь язмышын хәл итәр өчен генә борчылалар соң?" - дигән сораулы уйлар туа, аннан соң шул сорауларыма үзем үк җавап та эзләп караган булам. Әмма... таба алмыйм...

Мәет табылып берничә көн үткәч үк, мин полиция начальнигына шылтыратып: "Бу бәхетсезлек очрагы түгел, бу - үтерү очрагы, авыл кешеләренең хәтерләре яхшы чакта кирәкле мәгълүматны тиз арада җыярга кирәк сезгә" -дип үз фикеремне җиткердем. Ләкин җавап кыска булды: "Без үз белдегебез белән бер ни дә эшли алмыйбыз, безнең җаваплылык түгел, ә тикшерү комитеты җаваплыгындагы статья, алардан исә бернинди дә күрсәтмә юк". Ябып куйдылар шулай итеп авызымны. Мәрхүмәнең кызы Рәзинә белән прокуратура органнарының ишеген ачып кереп ярдәм сорыйбыз...ә безгә инде тагын җавап әзер: "Пальто сәдәфләре дә өзелмәгән бит". Мин прокуратура хезмәткәренә , тикшерү бүлеге хезмәткәрләренә җинаять булган урынга кабат чыгып, бәке янында тишерү эксперименты үткәрергә кирәк дигән фикеремне җиткерәм. Хакыйкый чынбарлыкны, дөреслекне ачыклар өчен кирәк бу эксперимент, кеше тезенә җитәрлек бәкегә төшеп, боз астына аркасы белән кереп батып үлә аламы икәнен ачыклар өчен. Бу юлы да җавап әзер: "Бу эшне эшләп булмый, чөнки экспериментны эшләр өчен башта җинаять эше кузгатырга кирәк". Өметләнеп: "Кузгатыгыз соң" - дим. Бу хезмәткәр минем сүзләремә дәшми калса да прокуратура стеналары кайтаваз булып җавап бирә миңа: "Җинаять эше кузгатып булмый, чөнки ул үзе бәкегә кереп батып үлгән"...

Кая таба барабыз соң без, мондый башбаштаклыкларны туктатырлык көч каян табарга соң бүген гади халыкка? Төкереп бирәләр бүген түрәләр ил башлыгының: "Беренче чиратта гади халык мәнфәгәтен кайгыртырга", - дигән сүзләренә, чөнки түрәләрнең үз мәнфәгәте мәнфәгать. Газеталар укып, телевизордан алган мәгьлүмат буенча инде бөтенебез белә, илдәге меңләгән кеше җирле түрәләрнең башбаштаклыгына ризасызлык белдереп, хаклык эзләп, Мәскәүгә чаклы гозерләрен язалар. Тик болар барысы да бушка, чөнки Мәскәү каласы түрәсенә язылган бу гозер, кабат төбәк түрәсенә җибәрелә. Аннан шушы ук гозер бу төбәктән, инде кабат җирле түрә кулына керә, йөрәге боз булып каткан, күзләре битарафлык элпәсе белән капланган, шул ук түрә кулына кайтып төшә ягъни. Шулай итеп, гаделлек эзләүче каршында үтеп-чыга алмаслык стена үсеп чыга. Хакыйкаткә, дөреслеккә, гаделлеккә омтылучылар юлындагы әлеге стенаны әйләнеп тә, ватып-җимереп тә уза алмаслык шул..

Инде 6 - 7 сыйныфларда укыганда ук, колхозда сыер савучы булып эшләгән, әнисенә ярдәмгә йөргән Римма, мәктәпне тәмамлагач, үзе дә колхозда сыер савучы булып эшли башлый. Үз хезмәтен яратып һәм тырышып башкарган бу кыз, тиз арада алдынгылар сафына баса. Үз эшенең остасы буларак колхозда гына түгел, район ярышларында, слетларында катнашып, бүләкләр алган, авыл Сабан туйларында дәүләт әләмен күтәрергә лаек булган хатын-кыз иде ул. Ил чәлпәрәмә килеп, таркалып кисәкләргә чәчелгәчтен, халыкка аңлаегшсыз булган яңа сәясәт туды. Үз көчләре белән гөрләп эшләгән колхоз-совхозларны тарату башланды, бар булган мал-мөлкәт, сәер рәвештә, "юкка чыга" башлады. Эшләгән эш хакларын да ала алмыйча калган авыл халкы аптырашта калды, чөнки яңа дәүләтнең авылга булган мондый сәясәте халыкның аңын сытып-изеп кенә түгел, бар булган мал-мөлкәтне, яшәү рәвешен пыран-заран китереп ташлады. Бу гаделсезлектән авыл халкы сыгылып кына түгел, шартлап сынса да, барыбер яшәвен дәвам итте, ләкин нәрсә бәрәбәренә? Күпләр бәхет эзләп шәһәргә, Себер якларына китеп бардылар, авылда калганнар исә эшсезлектән, чарасызлыктан эчүгә сабыша башлады. Ирләрнең генә түгел, татар авылларында хатын-кызларның да хәмер белән "дуслашуы" гадәти күренешкә әйләнде. Әлеге язмада телгә алынган хатын да, ирексездән, аракы алдында көчсез калган иде шул.

Ләкин ничек кенә булмасын, ул адәм баласы булып дөньяга килгән, кеше булып яшәгән, гаилә корган, өч бала табып үстерергән һәм фаҗигале рәвештә гомерен тәмамлаган Аллаһы бәндәсе лә. Бу фаҗига уңаеннан карар кабул иткәндә, әлеге хатынның хәмер белән дус булуына, үлгәндә дә исерек булуына нык ишарә ясап, тикшерү эшен ябып кую, бу - үзе үк җинаять.

Инде Римма Газизованың үлгәненә тиздән ике ай була, әлегә чаклы җинаять эше кузгалтылмаган, мәрхүмәнең кызы Рәзинәнең дә бүгенге көнгә кадәр тикшерү материалларының нөсхәләрен үз кулына ала алганы юк.

Кемнеңдер: "Эчә торган хатын иде, барыбер бу эш артыннан тавыш күтәреп йөрүче туганнары булмаячак" - дигән сүзләргә колак салып, тикшерү органнарының җинаять эше кузгатудан баш тартулары, башка сыймаслык хәл.

Мең кат тикшерү эксперименты ясасаң да, чиләк кенә сыярлык, утыз сантиметр гына тирәнлеге булган бу бәкегә, чишмә агышына каршы аркаң белән кереп, үзең суга батып үлеп булмый. Бәке астындагы шома бозга кулларың белән генә тотынып түгел, шул бозга тешләрең белән ябышып тартылсаң да, бу эшне эшләү мөмкин түгел. Әгәр дә тикшерү эксперименты ясап, кышкы чишмә суына башыңны тыгып, агымга каршы ниндидер хәрәкәтләр ясарга омтылып карасаң да, инде 20-30 секундтан соң сулар һава бетәчәк, шул бәке авызыннан ары китеп булмас иде.

Канында 3,4 промиль аракы табылган Римма Газизовага, бәкенең бозы астына китеп, метр ярым агымга каршы күтәрелү өчен, ким дигәндә бер сәгать вакыт китәр иде. Моны аңлаучы да, аңларга теләүче дә юк бүген. Авыл халкы ачык белә, бүген үтерүче иректә һәм аларны борчыган бер сорау җавапсыз кала: - "Чиратта кем?"

Мәкаләмне язып бетереп , машинам белән редакциягә барырга чыктым , урамда инде яз кояшы, магнитафоннан әниләргә багышланган моңлы көй агыла. Музыка тамамлангач, аның артыннан ук икенчесе, бәгырьләргә үтеп керә торган җыр юллары яңгырады:

"Халкым минем, халкым минем, син әллә бер бетме соң, сытып-сытып та карыйлар , ә син һаман бетмисең!"

Айрат КӘЛИМУЛЛИН,

Татар Димскәе авыл җирлеге депутаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: