Бөгелмә авазы

Европа чемпионатына бөгелмәле барачак

18-25 июль көнне Белгород шәһәрендә авыр атлетика буенча Россия чемпионаты булып узды. Татарстан командасында өч Бөгелмә егете: Илшат Раупов, Александр Улитин һәм Сергей Колесников бар иде. Илебезнең 236 шәһәреннән килгән спортчылар 6 көн дәвамында үз авырлык категорияләрендә көч сынашты. Сергей Колесников ыргым белән -- 145 килограммны, ә этеп күтәрүдә 163...

18-25 июль көнне Белгород шәһәрендә авыр атлетика буенча Россия чемпионаты булып узды. Татарстан командасында өч Бөгелмә егете: Илшат Раупов, Александр Улитин һәм Сергей Колесников бар иде. Илебезнең 236 шәһәреннән килгән спортчылар 6 көн дәвамында үз авырлык категорияләрендә көч сынашты.

Сергей Колесников ыргым белән -- 145 килограммны, ә этеп күтәрүдә 163 килограммны алып, Россия Чемпионатының бронза медаленә лаек булды.

-- Көндәшләрем күп иде, шулай да иң көчлеләре булып Владивосток егете Алексей Емельяненко белән Адыгей республикасыннан авыр атлет Ослан Куйбышевич булып чыкты. Өченче урын яулавыма мин шат. Гомумән, өч саны миңа гел ияреп йөри. 2011 елда узган Дөнья чемпионатында ыргымда 3 нче урынга чыктым, ә юниорлар арасындагы Россия чемпионатында (2015 ел) 3 нче урынны алган идем. Менә хәзер дә бронза -- минеке, -- ди ул.

Россия Чемпионатында бронза яулап Сергей Колесников Россия җыелма командасына кергән. Хәзер ул Сочига Европа чемпионатына әзерләнергә китә. Ярышлар Израилдә декабрь аенда узачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: