Бөгелмә авазы

Эсседән нәрсә коткара?

Атна башыннан бирле урамда җәйге челлә. Мондый көннәрдә табиблар аеруча сак булырга киңәш итә. Эсседә сәгать көндезге 11 дән кичке 5 кә кадәр урамга чыкмаска тырышыгыз. Кояш нык кыздырганда күләгәле урыннар эзләргә, эшләпә киеп йөрергә кирәк. Организмда су җитәрлек булырга тиеш, моның өчен көненә 1,5-3 литр су эчәргә кирәк. Лимонлы...

 

Атна башыннан бирле урамда җәйге челлә. Мондый көннәрдә табиблар аеруча сак булырга киңәш итә.

Эсседә сәгать көндезге 11 дән кичке 5 кә кадәр урамга чыкмаска тырышыгыз. Кояш нык кыздырганда күләгәле урыннар эзләргә, эшләпә киеп йөрергә кирәк. Организмда су җитәрлек булырга тиеш, моның өчен көненә 1,5-3 литр су эчәргә кирәк. Лимонлы су, яшел чәй, морс, газсыз минераль су файдалы.


Кызу көннәрдә майлы һәм аксымлы ризыклардан баш тартып, күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр ашарга куша диетологлар. 27-30 градуслы челләдә озак кояш астында торсаң, кызу да сугарга мөмкин. Эссе кабуның беренче билгеләре: бит кызара, баш авырта, күңел болгана, тән температурасы күтәрелә. Хәле начарланган кешене салкынча, күләгәле урынга алып чыгарга, башын югарырак күтәртеп яткырырга, кысып торган киемнәрен чишеп җибәрергә кушалар. Авыр хәлдәге кешегә күп итеп су эчертергә кирәк.

Эссе көннәрдә инфаркт миокард авырулы кешеләр саны дә арткан.Узган атнада гына Казанда көчле миокард инфаркты буенча - 57 һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 183 очрак теркәлгән. Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйльманов эссе көннәрдә йөрәк авыртулы кешеләргә аеруча да игътибарлы булырга киңәш итә. Күкрәк турысында чәнчү, пешерү тойса, йөрәк авырулы кеше нитроглицерин төймәсе кабарга тиеш. 3 минут көткәннән соң, авырту узмаса, тагын бер төймә эчәргә, тагын 3 минуттан да хәл яхшырмаса, ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк. Дөрес, беркайчан да нитроглицерин кулланмаган, әле беренче генә тапкыр йөрәгеннән зарланган кешеләргә бу даруны эчәргә кирәкми. Ул кинәт кан басымын төшерергә мөмкин. Бу даруны 500 миллиграмм аспиринга алыштырсагыз була. Миокард инфаркты авыруы бер сәгать эчендә тарала. Шуңа да кешенең кан тамырларындагы кан әйләнеше системасын тиз арада җайга салырга кирәк. Татарстанда бу эш белән тәүлек буе шөгыльләнүче җиде оешма эшли. Йөрәк эшчәнлеге өчен иң файдалысы ял, ди табиб. Шуңда да эсседә физик эшләрдән, спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торырга кирәк.


Йөрәк авырулы кешенең пульсы минутына 60 тапкырдан да артыграк типмәсә яхшы. Сәламәт кеше өчен бу күрсәткеч 90 булырга мөмкин. Кан басымы кабул ителгән нормалар буенча уртача - 120, авыру кешеләр өчен 140 норма булып санала.

Шәһри Казан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: