Бөгелмә авазы

Эшсезләр саны кими, вакансия – арта

13 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 14 550 кеше бар. Бу - узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе кимеп, бүгенге көндә икътисади яктан актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,71 % тәшкил итә. Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 34 939...

13 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 14 550 кеше бар. Бу - узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк.


Эшсезлек дәрәҗәсе кимеп, бүгенге көндә икътисади яктан актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,71 % тәшкил итә.

Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 34 939 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 1 605 эш урыны ачык дип белдергән иде.

Хисап атнасы барышында, 7-13 сентябрь көннәрендә, 558 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 271е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 39 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: