Бөгелмә авазы

Эшсезләр саны арта

3 февральгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 954 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан, узган атнаныкына караганда, 572 кешегә артыграк. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 28 гыйнвардан алып, 3 февральгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 156 кеше эшкәртү-җитештерү...

3 февральгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 954 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан, узган атнаныкына караганда, 572 кешегә артыграк.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 28 гыйнвардан алып, 3 февральгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 156 кеше эшкәртү-җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисади эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 144 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: