Бөгелмә авазы

Эшсезләр күпме?

Соңгы атнада республикада эшсезләр саны сизелерлек кимегән. Шулай булуга да карамастан, бу күрсәткеч Татарстанда һаман да югары булып кала бирә. Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 16 меңгә якын эшсез кеше исәпләнә. Аларның 560ы эш урыннарын узган атнада гына калдырган. Бу кешеләрнең 274е хезмәт урыныннан үз теләге белән китсә, 26сын эш бирүче...

Соңгы атнада республикада эшсезләр саны сизелерлек кимегән. Шулай булуга да карамастан, бу күрсәткеч Татарстанда һаман да югары булып кала бирә.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 16 меңгә якын эшсез кеше исәпләнә. Аларның 560ы эш урыннарын узган атнада гына калдырган. Бу кешеләрнең 274е хезмәт урыныннан үз теләге белән китсә, 26сын эш бирүче куган яки кыскарткан.
Эшкә урнашучылар да юк түгел. Узган атнада гына да республикада эшсезләр саны 70 кешегә кимегән. Хезмәт урыны таба алмаучыларның күбесе исә Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә теркәлгән. Ә Менделеевскида андыйлар саны нибары 99 кеше генә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: