Бөгелмә авазы

Эшләргә теләге булган үсмерләр колагына

Татарстанда ел саен үсмерләрне эшкә урнаштыруга 26 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. 5 меңгә якын малай һәм кыз шул рәвешле быел үзләренә хезмәт урыны тапкан инде. Беренче чиратта, каникул чорында әз-мәз акча эшләп алу мөмкинлеге азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирелә. Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры...

 

Татарстанда ел саен үсмерләрне эшкә урнаштыруга 26 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. 5 меңгә якын малай һәм кыз шул рәвешле быел үзләренә хезмәт урыны тапкан инде. Беренче чиратта, каникул чорында әз-мәз акча эшләп алу мөмкинлеге азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирелә.


Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, быел барлыгы 20 меңнән артык баланы эшле итү күздә тотыла. 14-18 яшьлек үсмерләрне хезмәт урыны белән тәэмин итү ел әйләнәсендә башкарыла - көзге, кышкы, язгы каникулларда да мондый мөмкинлек бирелә, әмма күп очракта укучылар иң озын ял чорында эшкә урнаша.

Яшүсмерләрне эш белән тәэмин итүгә 26 миллион сумнан артык акча каралган, дидек. Бу сумма мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнашучыларга 1275 сум күләмендәге матди ярдәм күрсәтүгә тотыла. Моннан тыш эш бирүче малай-кызларга минималь хезмәт хакыннан да кимрәк булмаган (эшләнгән сәгатьләргә пропорциональ) күләмдә хезмәт хакы да түләргә тиеш. Нигездә, үсмерләргә эш урыны яшелләндерү, әйләнә-тирәне тәртипкә китерү, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы тармакларында, бюджет оешмаларында табыла.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, яшүсмерләрне эш белән тәэмин итүдә Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Алабуга районнарында, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә аеруча актив эшлиләр. Казанның 7 нче санлы клиник хастаханәсе, икмәк-кондитер комбинаты, 10 нчы санлы балалар поликлиникасы, "Горводзеленхоз", Яшел Үзән районында Серго, А.М Горький исемендәге заводлар, Чаллыда "КАМАЗ" ел да мәктәп укучыларын бик теләп эшкә ала икән. Акча эшләп алудан тыш, малай-кызлар шул рәвешле беренче эш күнекмәләрен дә ала, ә кайберәүләр өчен булачак һөнәрен сайлауга этәргеч тә була, ди Эльмира Зарипова.

Шуны да искәртеп узарга кирәк: 14-16 яшьлекләр атнасына иң күбе 24 сәгать эшләргә тиеш. Эш көненең исә 5 сәгатьтән дә артык булмавы зарур. 16-18 яшьлекләр исә атнасына 36 сәгать һәм көненә 7 сәгатьтән дә артык эшләргә тиеш түгел.

Эшкә урнашырга теләк белдергән үсмер паспорт һәм аның күчермәсе, ИНН күчермәсе, иминиятләштерү таныклыгы, Саклык банкында ачылган хисап счеты, сәламәтлеген дәлилләүче медицина белешмәсе һәм әти-әнидән рөхсәт кәгазе белән мәшгульлек үзәгенә килергә тиеш. Эш урыны табылгач, үсмер белән килешү төзелә һәм берничә көн эчендә аны эшкә алу турында боерык басыла.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

интертат.ру.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: