Бөгелмә авазы

Эшлисе килми, ә акча кирәк...

Түбәндә бәян ителәчәк вакыйгаларның икесендә дә уртаклыклар бар: икесендә дә төп "геройлар" - беркайда да эшләмәүчеләр, икесендә дә - Татарстан нефтьчеләренең мөлкәтен урлаганнар; икесендә дә җаваплылыклары чикле "ТН-Охрана" һәм "Витязь" хосусый сак предприятиеләре" җәмгыятьләре егетләре угрыларның тиз арада эзенә төшкәннәр... "Урлыйсың икән, ваклашып торма, рәхәтләнеп урла, күп итеп урла!" -...

Түбәндә бәян ителәчәк вакыйгаларның икесендә дә уртаклыклар бар: икесендә дә төп "геройлар" - беркайда да эшләмәүчеләр, икесендә дә - Татарстан нефтьчеләренең мөлкәтен урлаганнар; икесендә дә җаваплылыклары чикле "ТН-Охрана" һәм "Витязь" хосусый сак предприятиеләре" җәмгыятьләре егетләре угрыларның тиз арада эзенә төшкәннәр...

"Урлыйсың икән, ваклашып торма, рәхәтләнеп урла, күп итеп урла!" - Чирмешәндә яшәүче ир-егет, подрядчы оешмалар сүтеп куйган торба үткәргечләргә күзе төшкәч, нәкъ шулай дип фикерләгән булса кирәк. Чөнки аның "Нурлатнефть" идарәсеннән урлаганы 148 мең сумлык булган!

Торбаларның юкка чыга башлаганын оешма начальнигы агымдагы елның 21 августы көнне искәрә - 10-12 метрлы кисәкләргә бүлгәләп, траншея буена өеп куелган торбаларның кимегәнен сизә ул. Җентекләбрәк карый башлагач, траншея төбендә йөк төягеч транспорты тәгәрмәченең уелып калган эзен дә шәйли. "Витязь" сак предприятиесе хезмәткәрләре, 400 метр арырак киткәч, өеп куелган 81 данә торбаны табалар. Ул урында да нәкъ шул "погрузчик"ның тәгәрмәч эзе ярылып ята.

"ТН-Охрана" хезмәткәрләре, Чирмешән эчке эшләр бүлеге полицейскийлары белән берлектә, әлеге торбаларны урлаган кешене юллап табалар. Беркайда да эшләмәүче чирмешәнле булып чыга ул. Йөк төяү җайланмасы да үзенеке икән. Ир кеше гаебен тиз таный. Урлаганын сатып, акчасын үз максатларына файдаланмакчы булган икән.

Урланган торбаларның гомуми озынлыгы 852 метр тәшкил итә. Тел шартлатырлык бар шул!

Әлбәттә, бу иргә мөнәсәбәттә җинаять эше кузгатыла. Җәзаның кырыс булачагы сер түгел.

***

Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы "Витязь" һәм "ТН-Охрана" хосусый сак предприятиеләре хезмәткәрләренең бердәм эш итүләре нефтьчеләр милкен урлауның тагын бер очрагына киртә куярга ярдәм итте.

Сентябрь башында "МехСервисНПО" җәмгыятенең Баулыдагы цехының 2 нче базасы территориясендә "Витязь" хезмәткәре базаны урап алган тимер койманың сыдырылып, бозылганын күреп ала. Бу вакытка инде угрылар 190 килолы нефть җиһазларын территориядән алып чыгып, янәшәдәге зират эченә кертеп куйган булалар. Каравылчыны күрүгә, барысын да ташлап, үзләрен көтеп торган машинага таба йөгерәләр һәм тиз генә китеп тә баралар. Әмма каравылчы машинаның номерын күреп кала һәм бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итә.

Вакыйга урынына килеп җиткән "ТН-Охрана" хосусый сак предприятиесе хезмәткәрләре, полицейскийлар белән бергәләп, хәлне җентекләп өйрәнәләр һәм такси шофёры идарә иткән "ВАЗ-2107" машинасын тоткарлыйлар.

Сораштыру барышында таксопарк хезмәтчәне база территориясенә үтеп кергән кешеләрнең исем-фамилияләрен дә атый. Җинаять шаһиты булырга туры килгән бу таксист, әйбәт кенә акча түлибез дигәч, машинасы белән тегеләрне базадан ерак түгел җирдә көтеп торган икән.

Тикшерү эшләре нәтиҗәсендә, әлеге җинаятьтә шикләнеп, Баулы шәһәрендә яшәүче ике ир кешене тоткарлыйлар. Алар икесе дә беркайда да эшләмиләр, наркология бүлегендә исәптә торалар.

Әлеге угрылык факты буенча Баулы эчке эшләр бүлегендә җинаять эше кузгатылды. Моңа кадәр дә урлашкан өчен бер тапкыр инде хөкем ителгән бу ике ир-егет хәзер хөкемдарлар карарын көтә.

 

Елена ФИЛАТОВА.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: