Эшлекле киңәшмә
26 октябрь көнне хакимият бинасының киңәшмәләр залында октябрь аенда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, ноябрь аена планнар каралды. Алар турында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов сөйләде. Аннан соң җаваплы затлар үзләре җитәкләгән оешма-предприятиеләрнең агымдагы айдагы эшләре белән таныштырдылар.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткән чаралар турында халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе сөйләде: "30 меңгә якын лаеклы ялдагылар бу көннәрдә аеруча кадер-хөрмәттә булдылар. Өлкәннәребезне шулай олылау инде матур традициягә әверелде, киләчәктә дә ул эшләр дәвам итәчәк".
Октябрь аенда хокук саклау органнарына 286 граждан мөрәҗәгать иткән, алар буенча оператив рәвештә чаралар кабул ителгән. 16 октябрь көнне Наратлы авылында булган янгында ике баланың гомере өзелгән. 2009 һәм 2010 елда туган балалар әти-әниләренең ваемсызлыгы аркасында якты дөнья белән хушлашканнар. Шулай ук гражданнарның төрле мошенниклар кармагына эләгү очраклары да һәрдаим булып тора икән.
Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең 15 очрагы теркәлгән. Бигрәк тә урта һөнәри уку йортларындагы студентларның әлеге кырын эшкә тартылуы борчылу тудыра. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы әлеге мәсьәләгә багышланачагы ассызыкланды.
Наркотик матдәләр әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсенең районара бүлеге начальнигы А.А.Савенконың отставкага китүе турында хәбәр ителде.
Районда ике җирле берәмлектә - Яңа Сумароково һәм Яңа Александровкада балалар бакчасы-мәктәпләрдә җылы юклыгы ачыкланды. Шул ук вакытта Кодаш һәм Таллы Бүләк авыллары мәдәният йортларында да җылы булмаячагы әйтелде.
Шулай ук икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре, мәдәният бүлеге һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре дә отчет тотты. Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Корбан бәйрәмен үткәрүдә өлеш керткән һәммә кешегә рәхмәтләрен җиткерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 07:01Бөгелмәдә 25 гыйнвар һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, дүшәмбе көнне, болытлы, урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әкрен җил.3100
-
24 гыйнвар 2021 - 19:44Кыш көне нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләр файдалы? Кыш көне безнең организмга витаминнар җитми. Шул сәбәпле, иммунитет төшә, ягъни организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. Ә витаминнарны без төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ала алабыз. Кыш көне аларның кайсыларын куллану файдалы соң?8300
-
24 гыйнвар 2021 - 17:14Ихласлык ислам юлдашымы? Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.7300
-
24 гыйнвар 2021 - 15:32Рафаэль Яруллин: “Әти, иң элек, кеше булырга өйрәтте!” Рафаэль Яруллин – Бөгелмәдә туып-үсә. 5нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт техник университетының (КХТИ) Бөгелмә филиалында технолог белгечлегенә укый. Өйләнгән, хатыны белән ул үстерәләр.6600
-
24 гыйнвар 2021 - 13:41Яраткан эшкә – сикәлтәле юллар аша Бөгелмәдә махсус салым режимының гадилеген һәм уңайлылыгын аңлап алган ике меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Алар арасында – тырнакларны тәрбияләү сервисы остасы Эльмира Вахитова.6400
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
24 гыйнвар 2021 - 11:08Татар халык театрының юбилей елы20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...14400
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәр Соңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.27400
-
24 гыйнвар 2021 - 11:08Татар халык театрының юбилей елы 20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...14400
-
23 гыйнвар 2021 - 18:03«Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк «Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтә (Түбән Камада бу НТР-Татарстан каналы - 24, НТР ВКОНТАКТЕ төркемендә, мэриянең рәсми сайтында һәм шулай ук ВКда), шулай ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк.14200
-
23 гыйнвар 2021 - 17:31"Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе кысаларында Батырлык дәресләре Россия Хәрби дан көне алдыннан, «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 18-21 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә волонтерлары «Блокадный Ленинград. Город непокоренных» батырлык дәресләре оештырдылар.11300
-
23 гыйнвар 2021 - 16:12Тагын ике бөгелмәленең тәүлек эчендә COVID-19 диагнозын расладылар Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.11000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика