Бөгелмә авазы

Эшләүче пенсионерларны тынычландырдылар

Эшләүче пенсионерлар пенсияләре индексацияләнмәячәк дигәч аптырашта калган иде: эшләүне дәвам итәргәме, әллә пенсиянең артуы әйбәтрәк булырмы?


Бу сорау шулай ук индивидуаль эшмәкәрләрне дә кызыксындыра. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне гамәлдән чыгару турындагы мәсьәлә буенча ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипованың җавабы болайрак:

- Киләсе елдан чыннан да эшләүче пенсионерларның (шул исәптән индивидуаль эшмәкәрләрнең дә) пенсияләре индексацияләнмәячәк. Тик бер шарт бар: кеше эшләгән вакытта пенсиясе индексацияләнми, ә инде кеше бөтенләй эштән туктагач, аның пенсиясе элек булган бөтен индексацияләрне исәпкә алып арттырылачак.

Ул билгеләп үткәнчә, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен арттырмау исәбенә бөтен ил буйлап 345 млрд сум акчаны янга калдырырга мөмкин икән. Ул акчалар мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтүгә җибәреләчәк

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: