Бөгелмә авазы

Эшкуарлар көнендә ТР Икътисад министрлыгында эшмәкәрләр өчен масштаблы онлайн-форум үтәчәк

Форумның Онлайн-мәйданчыгы 26 майда 15 сәгатьтә Zoom платформасында эшли башлаячак.

Эшмәкәрләр өчен киң колачлы онлайн-форумны Россия эшкуарлыгы көнендә ТР Икътисад министрлыгы үткәрәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Очрашуда эшмәкәрләр үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгу турында фикер алышачак һәм, үзара ярдәм итешү максатларында, тәҗрибә уртаклашачак. 
Чарада катнашучыларга  аралашу мөмкинлегеннән тыш, берничә төр актив эш алып бару мөмкинлеге дә тәкүдим ителә: хакимият вәкилләре белән диалог, экспертларның докладлары, бизнес-квиз һәм башкалар.

“Чара дәвамында чатта агымдагы шартларда бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү буенча экспертлар һәм белгечләр консультацияләре узачак", – дип хәбәр итәләр форумны оештыручылар. 


Форумның Онлайн-мәйданчыгы, әйткәнебезчә, 26 майда 15 сәгатьтә Zoom платформасында эшли башлаячак. 
Параллель рәвештә трансляция «Эшкуарлык фабрикасы» проектының YouTube-каналында барачак. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: