Бөгелмә авазы

Эше барның ашы бар

Бөгелмә азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе 2015 ел уңышын җыюда катнашучылар өчен премияләр булдырды. Акчалата премияне бөртекле культураларны җыеп бетергәч тапшырачаклар. Аны махсус оештырылган комиссия, кырларны карап чыккач, суктырылган уңышның күләмен үлчәп билгели. Премия хезмәткә минималь түләү (6 420 сум) күләме исәбеннән исәпләнгән. Суктырылган уңыш өчен: беренче 100 тонна -...

Бөгелмә азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе 2015 ел уңышын җыюда катнашучылар өчен премияләр булдырды. Акчалата премияне бөртекле культураларны җыеп бетергәч тапшырачаклар. Аны махсус оештырылган комиссия, кырларны карап чыккач, суктырылган уңышның күләмен үлчәп билгели. Премия хезмәткә минималь түләү (6 420 сум) күләме исәбеннән исәпләнгән.

Суктырылган уңыш өчен:

беренче 100 тонна - 6 420 сум;

икенче 100 тонна - 8 025 сум;

өченче 100 тонна - 9 630 сум;

аннан да күбрәк булганда - 12 840 сум.

Урган өчен:

беренче 100 гектарга - 6420 сум;

икенче 100 гектарга - 8 025 сум;

өченче 100 гектарга - 9 630 сум;

аннан да күбрәк булганда - 12 840 сум.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: