Бөгелмә авазы

“Эш дәвам итә, туктап торырга вакыт юк!”

Әлеге сүзләрне миңа Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов әйтте. Эшем буенча аңа төзелеш, капиталь ремонт мәсьәләләренә кагылган сорауларны бирергә кергән идем. Чыннан да, әлеге юнәлештә эш туктап тормый. -- Төзүчеләр яңа ел алдыннан бар көчкә эш актларын тапшырып бетерделәр дә янә, җиң сызганып,...

Әлеге сүзләрне миңа Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов әйтте. Эшем буенча аңа төзелеш, капиталь ремонт мәсьәләләренә кагылган сорауларны бирергә кергән идем. Чыннан да, әлеге юнәлештә эш туктап тормый.

-- Төзүчеләр яңа ел алдыннан бар көчкә эш актларын тапшырып бетерделәр дә янә, җиң сызганып, эшкә керештеләр. Быел без 57 күпкатлы йортны ремонтлаячакбыз. Шуның 46сы шәһәрдә, 6сы районда, 5се Карабаш бистәсендә. Бу эшләрне 9 подряд оешмасы башкарып чыгачак. Республика бюджетыннан 207 миллион сум акча бүлеп бирелде. Төзелеш өлкәсенә килгәндә, без 9 программаны тормышка ашырачакбыз. Мәсәлән, Спасс авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Җиләк-җимеш питомнигында күпфункцияле үзәк ачылачак. 4 балалар бакчасы, "Яблочко" ял лагере ремонтланачак, -- ди ул.

Узган елгы капиталь ремонт эшләре график нигезендә алып барылган. Төзүчеләр быел да аннан калышмаска планлаштыра. Клубная урамының 8 йортында төзекләндерү эше инде башланган.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: