Бөгелмә авазы

“Энҗе бөртеге” бәйгесе дәвам итә

"Бөгелмә авазы" газетасы, җирле мәгариф идарәсе белән берлектә, "Энҗе бөртеге" бәйгесен дәвам иттерә. Район һәм шәһәребезнең яшь каләм тибрәтүчеләре анда актив катнашыр дип өметләнәбез.

Бәйгенең төп шарты: тиздән зурлап Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Димәк, газетага җибәрелгән бастырырга лаеклы дип табылган язмалар шушы рубрика астында биреп барылачак.
Язмаларны электрон почта белән дә җибәреп була: lai-ru@ yandex.ru.
Конкурска йомгак ясаганда авторның активлыгы, ягъни газетага күпме иҗади эш (хикәя, әкият, шигырь һ.б.) җибәргәне дә исәпкә алыначак. Изге сәгатьтә, дуслар, башладык.
Бәйгегә йомгак, гадәттәгечә, агымдагы елның апрель аенда - Тукай бәйрәмендә ясалачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: