Бөгелмә авазы

“Энҗе бөртеге”

"Бөгелмә авазы" газетасы, җирле мәгариф идарәсе белән берлектә, "Энҗе бөртеге" конкурсын дәвам итә. Район һәм шәһәребезнең әдәби иҗатка гашыйк яшь каләм тибрәтүчеләре конкурста актив катнашыр дип ышанабыз. Бәйгенең шартлары түбәндәгечә: язмалар 2014 елның Татарстан Республикасында Мәдәният елы булуын күздә тотып, "Мәдәният илендә" темасы буенча кабул ителәчәк. Бу иҗади эшләрегездә сез...

"Бөгелмә авазы" газетасы, җирле мәгариф идарәсе белән берлектә, "Энҗе бөртеге" конкурсын дәвам итә. Район һәм шәһәребезнең әдәби иҗатка гашыйк яшь каләм тибрәтүчеләре конкурста актив катнашыр дип ышанабыз.

Бәйгенең шартлары түбәндәгечә: язмалар 2014 елның Татарстан Республикасында Мәдәният елы булуын күздә тотып, "Мәдәният илендә" темасы буенча кабул ителәчәк. Бу иҗади эшләрегездә сез иҗат кешеләре, аларның эшчәнлекләре, мәдәният хезмәткәрләре, шәһәр һәм районның мәдәният учакларында үтүче матур чаралар турында яза аласыз, бу өлкәдәге уңышларны тасвирлый, әлеге юнәлештә үзегезнең тәкъдимнәрегезне ирештерә аласыз. Язмаларның игътибарга лаек дип табылганнары газета битләрендә "Энҗе бөртеге" рубрикасы астында биреләчәк.

Конкурска йомгак ясаганда авторның активлыгы, ягъни газетага күпме иҗади эш (хикәя, әкият, шигырь һ. б.) җибәрүе дә искә алыначак. Изге сәгатьтә, кадерле дуслар, башладык!

Конкурска йомгак, гадәттәгечә, апрель аенда - Тукай бәйрәмендә ясалачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: