Бөгелмә авазы

Эмбаргоны үз файдабызга кулланырга кирәк

Эмбарго кертелгәнннән соң чит ил товарларын үзебезнеке белән алмаштыру юнәлешендә эш башланды. Импорттан бушап калган базарны тутырырга, ихтыяҗны капларга кирәк бит. Билгеле, бу үз җитештерүчеләребез өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Әмма кыенлыклар да юк түгел - безгә күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Импортлы запчастьлар,зур уңыш биргән орлыклар, вакциналар һ.б. алмашка үзебезнең...

Татарстан Дәүләт Советында импортан "котылу" мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Министрлык һәм ведомство вәкилләре, эшмәкәрләр, депутатлар һәм галимнәр бергә җыелып, эмбарго шартларында кискен төс алган проблемалар һәм чит ил товарларына бәйлелектән арыну юллары турында аралашты.

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Хәдиев билгеләп узганча, Россия, шул исәптән Татарстан базарында да, бүгенге көндә әзер импортлы продукция - азык-төлек, көнкүреш җиһазлары, дарулар һ.б. тәкъдим ителә. Шулай ук үзебездә җитештерелгән товарларның да кайбер компонентларын читтән кертергә мәҗбүрбез. Аның сүзләренчә, яңа технологияләр, яңа сәнәгатьләр булдырып, системалы рәвештә боларның барысын да үзебезнеке белән алмаштыруга юл алырга кирәк.

Импортны алмаштыру тәҗрибәсе белән «Майский» комбинаты генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутатыИлшат Ганиев уртаклашты. Комбинатның табышы агымдагы елда 2,8 миллиард сум тәшкил иткән. Җитештерү күләме 32,5 мең тоннага җиткерелгән. Аның сүзләренчә, якындагы ике елда ихтыяҗ булса, җитештерү күләмен 40 мең тоннага кадәр җиткерергә була. Әмма бүгенге көндә "Майский" кыяр-помидорларына ихтыяҗ зур түгел. Шуңа да үстерелгән прдукциянең 50 проценты чит төбәкләргә җибәрелә.

Хәл ителмәгән мәсьәләләрнең берсе дип, Илшат Ганиев Россиядә минераль мамык (минвата) җитештерүне атады. «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерү җайлап, үсентеләр өчен минераль шакмакларны бөтен Россия өчен әзерләү планнары бар. Тагын бер кыенлык лампалар астында үстерелә торган орлыклар белән бәйле.

- Без үзебезнең 50 процент орлыкларны башка предприятиеләргә, коллегаларыбызга сатабыз. Ә менә лампалар уты астында үстерелә торган культураларны, кызганычка, әлегә селекционерларыбыз тәкъдим итә алмый. Гибридларыбыз некроз бирә. Нәтиҗәдә, уңыш Голландия орлыкларыннан җыелганга караганда ике һәм аннан да күбрәк тапкырга кимрәк, - дип сөйләде Илшат Ганиев.

Биотехнологияләр һәм нанотехнологияләрне үстерүдә зур ышаныч, билгеле, галимнәргә баглана.Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Вадим Хоменко республикабызда фән фонды булдырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, Башкортстанда шундый оешма уңышлы гына эшләп килә, бездә исә нигездә гуманитар юнәлешле институтлар өстенлек итә. Хәер, тагын бер оешма булдырып кына, вәзгыятьне үзгәртеп булмаячак, ди белгечләр. Беренче чиратта, фәннең һәм бизнесның берләшеп эшләве кирәк. Ихтыяҗ булмаган продукцияне җитештереп, склад өчен эшләүдән файда юк, ди алар.

Галимнәр исә фәнни эшләнмәләргә акча бүлеп бирүне сорый. Тиешле финанслаудан башка көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак, дип саный алар. Әмма фәнни хезмәткәрләрне, үз чиратында, бизнес белән эшли белмәүдә, үз эшләнмәләрен җитештерүгә кертә алмауда гаеплиләр.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сүзләренчә, Татарстан зур фәнни потенциалга ия. Бер-береңә таба атларга, бер-береңне ишетергә генә кирәк, дигән фикердә тора ул.

- Мин авыл хезмәтчәннәре белән бергә эмбарго кертелгәнгә сөенәм. Чөнки без җитештерергә, эшләргә өйрәндек, хәзер товарны матур төргәккә төреп, сәүдә үзәкләре киштәләренә җиткерергә өйрәнәбез. Максатларыбыз тагы да зур, - дип белдерде Николай Титов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: