Бөгелмә авазы

Эльвира РЕЗВАНОВА, “Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт оешмасы җитәкчесе

Хөрмәтле Руслан Сири-нович! Хезмәт коллек тивы и с е м е н н ә н һәм шәхсән үзем Сезне һәм редакция хезмәткәрлә- рен "Бөгелмә авазы"ның 25 еллыгы белән тәбрик итәм!

Газетада басылган чыгыш-язмалар, матбугат сүзе - җәмгыятебез мәдәниятенең аерылгысыз символы ул. Аңа ышаналар, аны көтәләр. Сезнең коллективның уңышлы эш- ләвен тәэмин итә торган нәрсә - тормыштагы көндәлек вакыйгаларга мөнәсәбәтегез, кешеләргә игътибарыгыз, һөнәри бурычыгызны үтәүгә намуслы караш, объектив фикер. Укучыларыгыз арасында хаклы абруйга ия булуыгыз - эшчәнлегегезгә иң югары бәя ул! Бүген без шулай ук озак еллар дәвамында үзара ихтирамлы булып, нәтиҗәле хезмәттәшлек итүегез өчен сезгә ихлас рәхмәт белдерәбез. Чын күңелдән һәммәгезгә дә уңышлар, иминлек, ныклы сәламәтлек, бәхет, ә газетага чәчәк атуын телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: