Бөгелмә авазы

Елан чакканда беренче ярдәм

Таныш булмаган теләсә нинди еланны агулы дип санарга кирәк, әмма сәяхәткә чыгар алдыннан зарарсыз һәм агулы еланнарның аермаларын өйрәнергә кирәк.

Мәсәлән, тузбаш елан башының чигә өлешендәге ике якты-сары тап булуы белән аерылып тора.

Аларны тотарга яки алар белән уйнарга киңәш ителми, гәрчә беренче карашка алар юаш яки бик кечкенә булса да. Күкәйдән яңа гына чыккан  елан балалары да агулы була.

Шулай ук үле еланнар белән эш итүдә дә сак булырга кирәк, кайберләренең агуы, елан үлеп озак вакыт үткәч тә саклана. Очраклы рәвештә тешенә кагылу да агулануга китерергә мөмкин.

Еланнар беркайчан да алдан кисәтмичә һөҗүм итмиләр! Күзлекле еланның (кобра) янау позасы – вертикаль рәвештә тәннең  алгы өлешен күтәреп, капюшонын ачып, як-якка чайкалу, төчкерүне хәтерләткән ысылдау, дошман ягына ыргылыш. Күзлекле елан гәүдә озынлыгының өченче өлешенә тигез арада ыргылыш ясарга сәләтле. Ачуы чыккан  калкансыман елан (щитомордник) койрык очын селкетеп тора. Эфа, янап, ике тыгыз ярымбоҗра рәвешендә боргалана, башын калкыта. Кара елан (гадюка) белән гюрза, ыргылып, тәлинкә кебек бөгәрләнәләр, тәннең алгы өлешен зигзаг сыман бөкләп, бик нык чыжлыйлар. Гюрзаның ысылдавы, кул насосы тишегеннән чыккан тавышны  хәтерләтә.

Шуышып барган еланны шәйләсәгез, туктап, аңа китәргә мөмкинлек бирегез. Әгәр дә елан янау позасын алса, акрын гына артка чигенегез. Еланны куркыта торган кискен хәрәкәтләр ясамагыз! Кулларны алга таба сузарга, еланга арка белән борылырга һич ярамый. Әгәр кулыгызда таяк булса, аны үз алдыгызда, еланга таба юнәлтеп тотыгыз. Еланнан качканда, сизмичә икенчесенә басарга мөмкин, шуңа күрә тыныч булырга тырышыгыз. Алдыгыздагы еланга караганда, үлән арасында яшеренеп ятканы күпкә куркынычрак.

Еш кына ярдәм күрсәткәндә дөрес булмаган гамәлләр, елан тешләгәнгә караганда, сәламәтлеккә күбрәк зыян китерә, диагностиканы, алга таба дәвалауны шактый кыенлаштыра.

Күзлекле елан (кобра) чаккан урында, беренче минутта аз гына яндыру сизелә, тән ойый, ул урында кызыллык, авырту барлыкка килә. Ою, авырту тиз арада  зарарланган очлыкларга, кайвакыт бөтен гәүдәгә тарала. Хәрәкәт координациясе бозыла (гәүдә чайкала, аякта басып тору авырая). Сөйләшү һәм йоту кыенлаша. Күп итеп төкерек бүленеп чыга башлый, йокымсырау барлыкка килү ихтималы бар. Сулыш кысыла һәм сирәгәя. Тән температурасы 38-39°га кадәр күтәрелә. Ярдәм итмәгән очракта, зыян күргән кеше 2-7 сәгатьтән үләргә мөмкин.

Кара елан, гюрза,калкансыман (щитомордник) еланнарның тешләгән урын бик озак авырта, шешә. Шеш тиз арада башка җиргә тарала. (Мәсәлән, бармактагы шеш, җилкәгә кадәр менеп җитәргә мөмкин). Тешләгән урындагы тире кызыллы-зәңгәрле төскә керә. 20-40 минуттан соң: тире катламының агаруы, баш әйләнү, күңел болгану, косу, көчсезлек күзәтелә һәм пульс ешая, кан басымы төшә. Аң югалту, көзән җыеру очраклары да була. Әлеге еланнарның тешләве  30 минуттан соң,  кайчагында тәүлек һәм аннан да күбрәк вакыт үткәннән соң, үлемгә китеререгә мөмкин.

 

Елан чакса, нәрсә эшләргә?

– Чакканнан соң  соң ук зыян күрүчене горизонталь хәлдә яткырып, тулысынча тынычлык белән тәэмин итәргә,  ышык урынга күчерергә кирәк, аңа мөстәкыйль хәрәкәт итү тыела. Агуны суырып алырга!

– Тешләнгәннән соң беренче секундларда ук, бармакларыгыз белән басып, яраны ачыгыз, авызыгыз белән агуын суырырга керешегез. Канлы сыеклыкны вакыт-вакыт төкерегез. Әгәр төкерек аз икән яки иреннәрендә, авыз куышлыгында яра булса, авызга бераз су җыярга кирәк (су агуны  сыеклый) һәм агуны 15 минут буе бертуктаусыз суыртырга кирәк. Бу зыян күрүчене организмыннан 20 дән 50 процентка кадәр булган агуны алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм күрсәтүче кеше өчен агуны суыру һич тә зыянлы түгел, хәтта авыз эчендә яра яки сыдырылган җир булса да. Әгәр дә зыян күрүче үзе генә икән, ул барыбер агуны суырып алырга тиеш.

– Яраны чистартырга, ул урынга стериль бәйләвеч салырга , тешләнгән урын шешә барган саен, йомшак тукымалар кысылып зыян килмәсен өчен, вакыт-вакыт бәйләвечне йомшартырга кирәк.

– Агуның организмда таралуын акрынайту өчен зыян күрүченең хәрәкәтен чикләгез. Зарарланган очлыкларны селкетмәгез. Аякны чакса, тез астына нәрсә дә булса салып, зарарланган аякны сәламәт аякка бәйләгез һәм аларны бераз күтәрегез. Кулны чакса,  аны бөкләнгән килеш беркетеп куегыз.

Зыян күрүчегә күбрәк чәй, шулпа, су эчертергә кирәк (кофедан баш тарту яхшырак). Күпләп су куллану  организмнан агуны чыгаруга ярдәм итә.      

 – Зыян күрүчене кичекмәстән, носилкага салып, якындагы медицина учреждениесенә алып барырга тырышыгыз. Кирәге чыкса, йөрәгенә массаж ясагыз һәм  ясалма сулыш алдырыгыз

 

 Нәрсәләр эшләргә ярамый:

– Тешләгән урынны  яру яки зарарланган участокны кисәргә ярамый.

– Очраклы предметлар (пычак, пыяла кыйпылчыклары) кулланмагыз:   инфекция керүе, тамыр зарарлануы мөмкин.

– Утта кыздырылган предметлар, учактан күмер һ.б. белән яраны көйдермәскәа. Еланның тешләре  бер  сантиметрга кадәр кадалып керә,  агуы мускул тукымасына  кадәр үтә.

– Зәһәр калий, азот, күкерт һәм карбол кислоталары белән җәрәхәт урынын  урынны яндыру куркыныч һәм файдасыз.

– Зарарланган урын өстенә жгут салу зыян күрүченең хәлен начарайта, гангрена билгеләренә (бигрәк тә Гюрза, кара елан тешләгәндә), хәтта  үлем очракларына  китереп җиткерергә мөмкин.

– Исегездә тотыгыз, алкоголь һич ярдәм итми, ә киресенчә, агуны организмнан чыгаруны кыенлаштыра, аның тәэсирен көчәйтә.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: