Бөгелмә авазы

Эксперт: М12дә чистарту корылмаларының барлыкка килүе җирле су экосистемасын саклаячак

М12 трассасын төзегәндә чистарту корылмалары кирәк, алардан башка су объектларына пычрак матдәләр килә ала, дип билгеләп үтте Олег Никитин.

М12 автомагистралендә чистарту корылмаларын төзү җирле су экосистемасын кирәкмәгән матдәләрдән һәм нефть продуктларыннан саклаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гамәли экология кафедрасы доценты Олег Никитин сөйләде.

«Су объектларын пычранудан саклау өчен автоюллар төзегәндә чистарту корылмалары да төзелә. Алар, кагыйдә буларак, килә торган яңгыр суларын кирәксез матдәләрдән һәм нефть продуктларыннан чистартуны күздә тота. Бу су экосистемаларын саклау мәсьәләләрендә уңай чагылыш таба. Шуңа күрә М12 трассасын төзегәндә чистарту корылмалары кирәк, алардан башка су объектларына пычрак матдәләр килүе ихтимал", - дип билгеләп үтте белгеч.

Ул, корректлы проектлау өчен, агып төшә торган яңгыр суларының күләме һәм сыйфаты билгеләнергә тиеш, ә чистартылган юынтык сулар сулыкларда суның сыйфаты начараюга һәм рөхсәт ителгән концентрацияләрнең нормативтан артып китүенә китерергә тиеш түгел, дип өстәде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: