Бөгелмә авазы

Зәңгәр күлләрне төзекләндерү буенча “Татарстан көзгеләре” экопроекты экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында призер булды

Татарстанлыларның актив ярдәме белән ул 18 476 тавыш җыйды.

Зәңгәр күлләрне төзекләндерү буенча Татарстан көзгеләре” дигән Татарстан экопроекты экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча җиңүче булды. Бу хакта Татарстан Республикасында туризм-рекреацион кластерларны үстерү командасы сөйләде.

Проект 18 476 лайк җыйды. Тавыш бирүдә 36 финалист катнашты.

Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча шулай ук беренче унлыкка Татарстанның икенче проекты – «Кама Тамагы» экокурорты да керде. Ул 8 810 тавыш җыеп, дүртенче урынны алды.

Бүләкләү тантанасы 16 октябрьдә Тулада узды. Проектлар җиңүчеләре федераль ярдәм алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: