Бөгелмә авазы

Экологик иминлек хакына

1997 елның 21 июлендә чыккан "Куркыныч производство объектларының промышленность куркынычсызлыгы турында"гы 116 нчы номерлы Федераль Законның 9 нчы маддәсенең 1 нче өлешендә куркыныч җитештерү объектларын эксплуатцияләүче оешмаларның вазифасына сәнәгаи куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә контрольлек итүне оештыру һәм гамәлгә ашыру бурычлары да керүе турында әйтелә. О. КЛИМЕНКО, дәүләт өлкән инспекторы. Призводство контроле...

 

1997 елның 21 июлендә чыккан "Куркыныч производство объектларының промышленность куркынычсызлыгы турында"гы 116 нчы номерлы Федераль Законның 9 нчы маддәсенең 1 нче өлешендә куркыныч җитештерү объектларын эксплуатцияләүче оешмаларның вазифасына сәнәгаи куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә контрольлек итүне оештыру һәм гамәлгә ашыру бурычлары да керүе турында әйтелә.

О. КЛИМЕНКО,

дәүләт өлкән инспекторы.

Призводство контроле куркыныч җитештерү объектларының имин эшләвен тәэмин итүгә, шулай ук һәлакәтләрне булдырмауга, инцидентларга юл куймауга юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру һәм объектларда һәлакәт була калган очракта оешмаларның аның нәтиҗәләрен мөмкин кадәр җиңеләйтүгә әзерлеген тәэмин итү юлы белән башкарыла.

Призводство контролен оештыру һәм гамәлгә ашыруның мәҗбүри таләпләре РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 10 мартында чыгарган 263 нче номерлы һәм шулай ук "Куркыныч производство объектларының промышленность куркынычсызлыгы турында"гы Федераль Законның 11 нче маддәсендә бәян ителә. Ел саен 1 апрельгә кадәр "Ростехнадзор"ның территориаль органнарына производство контролен оештыру турында мәгълүматлар тапшыру куркыныч тудыра торган объектларны эксплуатацияләүче оешмаларга куела торган мәҗбүри таләпләрнең берсе булып тора.

Производство контролен оештыру турында нинди мәгълүматлар булырга тиешлек турында РФ Хөкүмәтенең югарыда телгә алган 263 нче номерлы карарында күрсәтелгән, ә аларның ниди формада бирелергә тиешлеге "Ростехнадзор"ның 2014 елның 23 гыйнварында чыгарган боерыгында билгеләнә.

Производство контролен оештыру турындагы мәгълүматларны вакытында һәм таләп ителгән формада тапшырганда, эксплуатацияләүче оешма әлеге контрольне тиешле дәрәҗәдә алып баруы турындагы фактны раслый. Бу исә күзәтчелек итүче органга - "Ростехнадзор"га оешмада куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, һәлакәтләрне булдырмауга, бәхетсезлек очракларына юл куймауга юнәлдерелгән мәҗбүри таләпләр комплексының оешма тарафыннан үтәлүе турында уңай нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Киресенчә, мәгълүматларның тапшырылмавы оешманың үз карамагындагы объектларның куркынычсыз эшләвен тәэмин итә алмавы, һәлакәтләрне, бәхетсезлек очракларын булдырмау юнәлешендә, була калган очракта аларның нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметү өстендә эш алып бармавы турында сөйли торган дәлил булып тора ала. Бу исә "Куркыныч производство объектларының промышленность куркынычсызлыгы турында"гы Федераль Законның 9 нчы маддәсендә күрсәтелгән таләпләрне бозу булып санала.

Шуның өстәвенә, оешма лицензияләнергә тиешле куркыныч производство объектларын эксплуатацияли икән, вакытында тиешле формадагы мәгълүматларны тапшырмау лицензияләү турындагы һәм шулай ук янгын чыгу-шартлау куркынычы, химик яктан I, II, III дәрәҗәдә куркыныч саналган производство объектларын эксплуатацияләү юлы белән эшчәнлек алып бару таләпләрен бозу булып та санала.

Югарыда саналган хәлләр Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.7 нче маддәсенә генә түгел, ә аның 9.1 нче мадәәсенә дә карый - сәнәгать куркынычсызлыгын һәм бу өлкәдә эшчәнлек алып бару өчен лицензия шартлары таләпләрен дә тупас бозу дип бәяләнә. 9.1 нче маддә, 19.7 нче маддәгә караганда кырысрак һәм, махсус мадәә буларак, беернче чиратта кулланыла.

Шул рәвешле, кайбер оешмалар "гади формализм" дип караган гамәл - мәгълүматлар бирү-бирмәү мәсьәләсе, сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү булганлыктан, күзәтчелек итү органнары бу җитешсезлек өчен оешманы җитди җавапка тартырга хокуклы.

Реклама хокукында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: