Бөгелмә авазы

Эх, метрополитен...

Дөньядагы беренче метро кайчан һәм кайда төзелгәнме? 1863 елда, Лондонда. Мәскәүдә метро төзү идеясе исә 1875 елда әйтелә. П. Балинский һәм Е. Кнорре дигән инженерлар бу фикерне 1902 елда тагын күтәреп чыгалар, ләкин шәһәр Думасы, проектның тиешенчә эшләнмәвен сәбәп итеп һәм трамвай хәрәкәтен яклаучылар басымы астында, тәкъдимне кире кага. Берничә...

 

Дөньядагы беренче метро кайчан һәм кайда төзелгәнме? 1863 елда, Лондонда. Мәскәүдә метро төзү идеясе исә 1875 елда әйтелә. П. Балинский һәм Е. Кнорре дигән инженерлар бу фикерне 1902 елда тагын күтәреп чыгалар, ләкин шәһәр Думасы, проектның тиешенчә эшләнмәвен сәбәп итеп һәм трамвай хәрәкәтен яклаучылар басымы астында, тәкъдимне кире кага.

Берничә елдан шәһәр хакимияте үзе үк метрополитен төзү уена әйләнеп кайта, чөнки халык саны арту транспорт кыенлыклары тудыра башлый. Әмма беренче Бөтендөнья, гражданнар сугышлары, инженерлар, эшче куллар кытлыгы якты хыялга аяк чала.

Ниһаять, 1933 елда ВКП(б) Үзәк комитеты Пленумы метро төзелешен башлау турында карар кабул итә. Һәм 1935 елның 15 мае Мәскәү метрополитенының беренче линиясе ачылган көн буларак тарихка кереп кала. "Сокольники" станциясеннән "Мәдәният паркы"на кадәр 11,2 километр җир асты юлыннан дүрт вагонлы поездлар хәрәкәт итә башлый. 30нчы еллар азагында тагын ике линия һәм берничә станция сафка кертелә. 1941 елның көзендә метроның бомбадан саклану урыны буларак хезмәт иткәне билгеле.

Бүгенге көндә Мәскәү метрополитены көненә уртача 7 миллион пассажирны хезмәтләндерә, ә инде эш көннәрендә бу сан 9 миллионга җитә (бу - дөньядагы иң зур күрсәткеч). Метрополитен 327 километр озынлыгындагы 12 линиядән, 196 станциядән тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: