Бөгелмә авазы

Эчке эшләр бүлеге

27 март көнне хакимиятнең зур киңәшмәләр залында узып барган ай нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне БМР муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов алып барды. Шәһәр һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Хөснетдинов март аеның узган көннәрендә гражданнардан 256 гариза керүен әйтте. Авыр җинаятьләрдән: бер кеше үтерү; көчләү очраклары теркәлгән....

27 март көнне хакимиятнең зур киңәшмәләр залында узып барган ай нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне БМР муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов алып барды.
Шәһәр һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Хөснетдинов март аеның узган көннәрендә гражданнардан 256 гариза керүен әйтте. Авыр җинаятьләрдән: бер кеше үтерү; көчләү очраклары теркәлгән. Җинаять кылучылар тоткарланган, тикшерү эшләре барганлыгы җиткерелде. 27 автомобиль йөртүче руль артына "салмыш" килеш утырган. Легаль булмаган алкоголь продукциясенең безнең шәһәр һәм район территориясенә керүе дәвам итә:
4 176 шешә шундый суррогат продукт кулга алынган.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: