Бөгелмә авазы

Дзюдочылар булдыра

3-6 март көннәрендә Казанда дзюдо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда 2005-2006 елда туган кызлар һәм малайлар катнашты. Ярышта беренчелекне "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт клубында тәрбияләнүче Тимур Гарәфиев алды. Ул көндәшләрен "Ипон" алышы белән калак сөягенә салып, пьедесталның югары баскычына менде. Киләчәктә Тимур Идел буе федераль округ ярышларында Татарстан...

3-6 март көннәрендә Казанда дзюдо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда 2005-2006 елда туган кызлар һәм малайлар катнашты. Ярышта беренчелекне "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт клубында тәрбияләнүче Тимур Гарәфиев алды. Ул көндәшләрен "Ипон" алышы белән калак сөягенә салып, пьедесталның югары баскычына менде.

Киләчәктә Тимур Идел буе федераль округ ярышларында Татарстан данын яклаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: