Бөгелмә авазы

Дзюдо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

5 - 8 февраль көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы беренчелегенә дзюдо ярышлары узды. Анда 2002 - 2003 елда туган кызлар һәм малайлар катнашты. "Факел" спорт комплексында тәрбияләнүче спортчылар ярышта яхшы нәтиҗәләргә иреште. Пьедесталның югары баскычына 2 нче лицей укучысы Муса Исламголов һәм 11 нче мәктәп укучысы Данил Золотухин менде. Икенче урында...

5 - 8 февраль көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы беренчелегенә дзюдо ярышлары узды.
Анда 2002 - 2003 елда туган кызлар һәм малайлар катнашты. "Факел" спорт комплексында тәрбияләнүче спортчылар ярышта яхшы нәтиҗәләргә иреште. Пьедесталның югары баскычына 2 нче лицей укучысы Муса Исламголов һәм 11 нче мәктәп укучысы Данил Золотухин менде. Икенче урында - 5 нче мәктәп укучысы Павел Кислинский. Ә өченчелек - 11 нче мәктәп укучылары Данил Шәмсиев белән Роман Кадышевта. Әлеге спортчылар федераль округ беренчелегенә булачак ярышта катнашачак. Ул Уфа шәһәрендә узачак.
Командалар арасында бөгелмәләр - 3 нче урында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: