Бөгелмә авазы

Дәвалану мәҗбүри!

Агымдагы елның гыйнвар башыннан алып, Татарстан наркополицейскийлары 35 административ тәртип бозу очрагын теркәгән инде. Шуларның 31е - наркотиклар кулланган өчен. Шушы вакыт эчендә 23 кеше наркотикларга бәйлелектән мәҗбүри дәваланырга җибәрелде. Суд игълан иткән мондый хөкем карары күбрәк Казанда (43 процент), Бөгелмәдә (26), Чаллыда (13) һәм Әлмәттә (13) яшәүчеләргә мөнәсәбәттә чыгарылган....

Агымдагы елның гыйнвар башыннан алып, Татарстан наркополицейскийлары 35 административ тәртип бозу очрагын теркәгән инде. Шуларның 31е - наркотиклар кулланган өчен. Шушы вакыт эчендә 23 кеше наркотикларга бәйлелектән мәҗбүри дәваланырга җибәрелде. Суд игълан иткән мондый хөкем карары күбрәк Казанда (43 процент), Бөгелмәдә (26), Чаллыда (13) һәм Әлмәттә (13) яшәүчеләргә мөнәсәбәттә чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, РФ Административ хокук бозулар кодексына наркомания диагностикасы, профилактик чаралар, мәҗбүри дәвалануга җибәрү ихтималы кебек өстәмә чаралар турындагы үзгәрешләр 2014 елның маенда кертелгән иде. Дәваланудан качып йөрүчеләргә карата да маддә бар: андыйларга штраф һәм 30 тәүлеккә кадәр кулга алыну яный.

Бөгелмәдә инде быел 6 кеше мәҗбүри дәвалануга җибәрелде. Аларның икесен - 26 һәм 38 яшьлек ирләрне - наркохезмәткәрләр притоннарда тоткарлый. Әйтүләренә караганда, күп еллар инде мәк саламы экстрактыннан әзерләнгән наркотиклар кулланалар һәм аннан берничек тә арына алмыйлар икән. Берсе дә өйләнмәгән, рәсми эш урыннары да юк, берсенең кечкенә баласы бар. Диагностикага җибәрелгәннәр арасында шулай ук "спайс" дип атала торган синтетик наркотиклар кулла- нучылар да бар.

Наркоман кеше еш кына үз проблемасын үзе танымый торган була. Шуңа да андыйларга мөнәсәбәттә мәҗбүри дәвалану бердәнбер дөрес карар булып тора да. Яңа закон гамәлгә кергәннән бирле, Татарстанда барлыгы 467 кеше мәҗбүри дәвалану узды инде.

Хөрмәтле гражданнар! Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр турында ни дә булса беләсез икән, Бөгелмәдәге наркоконтроль органы "Ышаныч телефоны"на хәбәр итүегезне сорыйбыз: (88-5594) 4-22-50. Анонимлык гарантияләнә. Хәбәрләрне шулай ук Россия ФСКН ТР идарәсе интернет кабул итү бүлегенә дә җибәрә аласыз: http://ufskn.tatarstan.ru/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: