Бөгелмә авазы

Дүшәмбе киңәшмәсеннән

16 сентябрь көнне иртәнге киңәшмәдә шәһәр һәм районда атналык эш планы каралды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте. План үтәлгән БМР башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең төбәк фондына ашлык тапшыру планын үтәп чыгулары турында сөйләде. Алда "Кече авыллар көннәре"н үткәрү бурычы...

16 сентябрь көнне иртәнге киңәшмәдә шәһәр һәм районда атналык эш планы каралды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.
План үтәлгән
БМР башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең төбәк фондына ашлык тапшыру планын үтәп чыгулары турында сөйләде. Алда "Кече авыллар көннәре"н үткәрү бурычы тора.
Өлкәннәр көнен
үткәрү турында
Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова Халыкара өлкәннәр көнен үткәрүгә әзерлек эшләренең планы белән таныштырды.
Чыгышта үзләре эшләгән оешма-предприятиеләре таркалган пенсионерларга аерым игътибар бирелергә тиешлеге ассызыкланды.
Җәмәгать транспорты
ТКХ, транспорт, юл төзелеше һәм элемтә бүлеге начальнигы Михаил Конков "Пригород" ҖЧҖ шәһәр яны автобусларының ял көннәрендә график нигезендә маршрутка чыкмау-ларын, шулай итеп, авылларга баручы һәм кайтучы күп кенә пассажирларның авыр хәлдә калуын җиткерде.
Әлеге хәлгә ачыклык кертеп, шәһәр мэры Илдус Касыймов бу транспорт оешмасы эшчәнлеген хокук саклау органнары тарафыннан тикшерү бурычын куйды.
Ремонттан соң ачыла
Шәһәр һәм район сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Иршат Измайлов бала тудыру йортының ремонттан соң 25 сентябрьдә ачылырга тиешлеген белдерде.
Бала тудыру йортында аңа кадәр профилактик чистарту эшләре башкарылачак. Шул ук вакытта яңа бала тудыру йортын җиткерү эшләре дә дәвам итә.
Наркотикларсыз тормыш
16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы игълан ителде.
Бу чорда "кайнар линия" телефоннарының өзлексез эшләве, хакимият, хокук саклау органнары һәм җәмәгатьчелек белән бергәләп, махсус рейдлар, операцияләр үткәрү планлаштырыла.
Әлеге проблеманың күтәрелүе аңлашыла да. Россиядә яшәүче халыкның 6 процентка якыны /8,5 миллион кеше/ наркотик һәм психотроп матдәләр куллана /дәвалану, ягъни медицина максатларында түгел/. Шуңа күрә әлеге замана афәтенә каршы бергәләп көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин икәнлеге һәркемгә мәгълүм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: