Бөгелмә авазы

Дүшәмбе киңәшмәсеннән

29 сентябрь көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында үткән атнада шәһәр һәм районда булган вакыйгалар турында сөйләштеләр. Агымдагы атнада башкарылачак эшләр планы расланды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте. Шәһәр һәм районда җылылык бирүнең башлануы, әлеге эшнең ничек куелышы турында җаваплы М. Конков сөйләде....

29 сентябрь көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында үткән атнада шәһәр һәм районда булган вакыйгалар турында сөйләштеләр. Агымдагы атнада башкарылачак эшләр планы расланды.
Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте.
Шәһәр һәм районда җылылык бирүнең башлануы, әлеге эшнең ничек куелышы турында җаваплы М. Конков сөйләде. Барлык күпфатирлы йортларда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, мәдәният йортларында җылылык бирелгән. Әлеге мәсьәләдә сораулары булган гражданнар, 4-40-99 номерына шылтыратып, җитешсезлекләр турында хәбәр итә ала дип белдерде түрә.
"ТКХ департаменты" директоры Т. Никулина халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең ничек җыелуы белән таныштырды. Бүгенге көнгә халыкның әҗәте 198,5 миллион сум тәшкил иткән һәм әлеге бурыч арта бара икән. Бурычлы гражданнар белән эш алып барылуы, нәтиҗәнең генә уңай булмавы борчуга сала. Л. Закиров бу эшне оештыруда тамырдан үзгәрешләр кирәклеген әйтте. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен бер атна эчендә яңа программа төзү бурычы куелды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: