Бөгелмә авазы

Дөнья карашы Казанга төбәлгән

Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты башлануга 2 көн калды. Татарстан башкаласына Кытай, Бразилия, Казакъстан, Япония, Төркмәнстан, Италия, Бөекбритания, Төньяк Корея, Нидерланд, Мексика, Йемен, Россия, Швейцария, Австралия, Франция, Колумбия, Венгрия һәм башка күп кенә илләрдән 460 спортчы килгән. Чемпионатта барлыгы 190 илдән 2 651 спортчы катнашачак. Америка Кушма Штатлары...

Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты башлануга 2 көн калды.
Татарстан башкаласына Кытай, Бразилия, Казакъстан, Япония, Төркмәнстан, Италия, Бөекбритания, Төньяк Корея, Нидерланд, Мексика, Йемен, Россия, Швейцария, Австралия, Франция, Колумбия, Венгрия һәм башка күп кенә илләрдән 460 спортчы килгән.

Чемпионатта барлыгы 190 илдән 2 651 спортчы катнашачак. Америка Кушма Штатлары делегатлары арасында 10 метр биеклектән суга сикерү буенча 2012 елдагы җәйге Олимпия уеннары чемпионы Дэвид Будайя, шулай ук Лондонда 2012 елгы Олимпиаданың трамплиннан синхрон сикеру буенча көмеш призерлары Келси Брайант һәм Эбигейл Джонстон бар. Ә Россия җыелмасы составында - алты тапкыр Европа чемпионы, 3 метрлы трамплиннан суга сикерү буенча 2012 елгы Олимпия чемпионы Илья Захаров, 200 һәм 400 метрлы дистанциядә ирекле стиль белән йөзүче якташыбыз Александр Красных һ.б. бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: