Бөгелмә авазы

Дәүләт Советыннан кешеләрне эвакуациялиләр (+ФОТОЛАР)

Казанда Татарстан Дәүләт Советы бинасындагы кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта урыннан «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе җиткерә. Берничә минут элек тавыш көчәйткеч аша эвакуация башлануы хәбәр ителгән. Барлык депутатларга һәм бинадагы кешеләргә урамга чыгарга кушылган. Урынга ашыгыч хезмәтләр килүен көтәләр. Биредә янгын сүндерү хезмәте, полиция хезмәткәрләре кизү тора. Халыкка Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасына...

Казанда Татарстан Дәүләт Советы бинасындагы кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта урыннан «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе җиткерә.

Берничә минут элек тавыш көчәйткеч аша эвакуация башлануы хәбәр ителгән. Барлык депутатларга һәм бинадагы кешеләргә урамга чыгарга кушылган. Урынга ашыгыч хезмәтләр килүен көтәләр.

Биредә янгын сүндерү хезмәте, полиция хезмәткәрләре кизү тора. Халыкка Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасына күченергә тәкъдим ителә.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: