Бөгелмә авазы

Дәүләт хезмәтләре – портал аша

1 октябрьдән Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләре www.gosuslugi.ru РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтелә башлый. Моның өчен кулланучыларга идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында теркәлү узарга кирәк булачак.

Бу хакта 18 сентябрьдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының
ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Радик Рамазанов хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, быел 8 айда Татарстан Республикасында Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү хокукына квалификация имтиханнарын кабул итү һәм йөртүче хокукын алыштыру буенча - 94 меңнән артык, транспорт чараларын теркәү өчен 230 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү максатыннан, 2010 елдан башлап, республиканың ЮХИДИ идарәсенең барлык зур бүлекчәләрендә "электрон чират" системасы уңышлы эшләп килә.
Радик Рамазанов билгеләп узганча, быел 8 айда Татарстанда Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша нибары 157 хез-мәт күрсәтелгән. Аның каравы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына 23 меңләп кеше мөрәҗәгать иткән. Бу - барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең
7 проценты.
ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары 1 октябрьдән дәүләт хезмәтләренең федераль портал аша күрсәтеләчәгенә аерым игътибар юнәлтеп: "Дәүләт хезмәтләреннән файдаланучы идентификацияләнергә тиеш. Ул очракта икенче берәү аның өчен теге яки бу гамәлләрне башкара алмаячак", - дип аңлата.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: