Бөгелмә авазы

Депутат халыкка чыга

15 октябрь көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Карабаш бистәсе халкын кабул итте. Мондый очрашулар биредә даими булып тора икән. Ирек Фәрит улы соңгы тапкыр Карабашка яз көне килгән булган. Шулай ук халык белән аралашкан.

Бу очрашуында халык депутаты 10нан артык карабашлыны кабул итте. Иң беренче булып Ирек Салихов янына Фәридә Дәүләтбаева керде. Аның ире Чернобль һәлакәте нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан һәм аннан өенә кайтканда вафат булган. Закон буенча Чернобыль АЭСын ликвидацияләүдә катнашучыларга торак өчен сертификат бирелү каралган. Фәридә Дәүләтбаева да әлеге проблеманы чишү мәсьәләсе белән йөри икән. Ул балалары һәм оныклары белән ике бүлмәле фатирда көн күрә. "Барыбызга да урын җитми, шуңа аерым фатирлы буласым килә. Дәүләттән сертификат алу мөмкинлеге барлыгын белгәч, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдым. Тик проблемалар килеп чыкты. Иремнең өйгә кайтырга чыккач үлүе турындагы архив материаллары Санкт-Петербургта сакланган булган, тик архивка су керү аркасында юкка чыккан. Шул мәсьәләне чишәргә иде", -- ди ул. Фәридә ханымның соравын тыңлагач, Дәүләт Советы депутаты әлеге мәсьәләне суд аша чишү юлын тәкъдим итте һәм аңа яхшы юрист ярдәме белән булышачагын ышандырды. "Мәсьәләне чишү өчен бер ай вакыт кирәк булачак. Суд уңай карар чыгарса, Фәридә ханым сертификат ала алачак. Документларны ТР Төзелеш министрлыгына юллаячакбыз", -- диде ул.

Сәгать 9 дан 11гә кадәр барган очрашуда шулай ук йортны капиталь ремонт программасына кертү, стадионны реконструкцияләү, янгында янып йортсыз калучыга ярдәм күрсәтү кебек сораулар каралды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: