Бөгелмә авазы

Декабрь ае йомгаклары

Декабрь ае йомгаклары 28 декабрь көнне хакимият бинасының киңәшмәләр залында елның соңгы аендагы эшчәнлеккә анализ ясалды һәм еллык нәтиҗәләр каралды. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов алып барды. Киңәшмә эше яңа җитәкчене тәгаенләүдән башланып китте. "Бердәм хисаплау үзәге" /"ЕРЦ"/ җәмгыяте директоры итеп Ирек Шамил улы Закиров билгеләнде....

Декабрь ае йомгаклары

28 декабрь көнне хакимият бинасының киңәшмәләр залында елның соңгы аендагы эшчәнлеккә анализ ясалды һәм еллык нәтиҗәләр каралды. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов алып барды.

Киңәшмә эше яңа җитәкчене тәгаенләүдән башланып китте. "Бердәм хисаплау үзәге" /"ЕРЦ"/ җәмгыяте директоры итеп Ирек Шамил улы Закиров билгеләнде. Яңа җитәкче 1975 елда Бөгелмә шәһәрендә туган. Югары белемне Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә алган. Шуннан соң кайтып /1997 елдан алып/, тормышын шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы белән бәйләгән. Яңа вазифага керешкәнче, "Бөгелмә җылылык челтәре" җәмгыятендә бүлек начальнигы булып эшләгән. Өйләнгән, җәмәгате белән ул үстерәләр.
* * *
Шуннан соң җаваплы вәкилләр үзләре җитәкләгән оешма-предприя-тиеләрдәге хәлләр турында хисап тоттылар. Нигездә, айлык һәм еллык планнар тулысынча үтәлгән. Күп кенә идарә һәм бүлекләр еллык планны арттырып үтәгәннәр. Мәгариф, халыкны социаль яклау, Пенсия фонды идарәләре, мәдәният һәм башка бүлекләр елны республика күләмендә алдынгылар булып тәмамлаган. Шул юнәлештә эшчән-лекне дәвам итү алгы планга куелды.
* * *
Декабрь аенда хокук саклау органнарына 193 кеше мөрәҗәгать иткән. Җинаятьләрнең күбесе "кайнар эз"дән ачылган. Бер кеше үтерү очрагы булган, җинаятьче тоткарланган. Гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе кыш көне янгын чыгу очракларының артуы турында хафаланып сөйләде. Декабрь аенда исә шундый 4 очрак булып, аның берсе фаҗига белән тәмамланган. Забугоровка авылындагы янгында кеше һәлак булган. Әлеге юнәлештә халык арасында профилактик эш алып бару көн кадагында торган иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе икәнлеге ассызыкланды.
* * *
Киңәшмә соңында шәһәрне төзек-ләндерү һәм бизәүгә үзләреннән зур өлеш керткән предприятие җитәкчелә-рен зурладылар. Бөгелмә механика заводы директоры Михаил Швецов һәм "Универмаг" җәмгыяте директоры Светлана Зайцевага Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: