Бөгелмә авазы

"Дакар" дәвам итә – "КАМАЗ-мастер" узышчылары калыша

"Дакар-2016" ралли-марафонының чираттагы этабы "КАМАЗ-мастер" узышчыларына җиңү алып килмәде. Киресенчә, безнең йөк машиналары лидердан тагын да арттарак калды.

Дакар"ны оештыручылар әлеге этап өчен каралган боҗралы 285 чакрым махсус араны шактый кыскартырга мәҗбүр булган. Чамадан тыш эсселек аркасында күпчелек узышчыларга әлеге араны узу кыенлыклар тудырган. Медицина ярдәме күрсәтүче вертолетлар трассадан мотоцикл һәм квадроциклчыларны ташып өлгерә алмаган. Эсселек аркасында комлык ерып чыкмаслык хәлгә килгән. шуңа да махсус участокның 100 чакрымын кыскартканнар.Калган өлеш тә авырлыкларсыз гына узмаган. "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре Айрат Мәрдиев, мәсәлән, ике тәгәрмәчен алмаштыру һәм компрессоры көйсезләнү аркасында шактый вакытын югалткан, Эдуард Николаев та авыр шартларда тәгәрмәч алмаштырып азапланган - ярдәмгә Андрей Каргинов экипажы тукталырга мәҗбүр булган. Дмитрий Сотников машинасының двигателе старт алуга көйсезләнгән. Шундый авыр шартларда этап җиңүчесе булып голландияле Жерар Де Рой танылган. Алда тагын 4 этап бар. Аның өчесендә гомуми нәтиҗәгә үзгәрешләр кертергә мөмкин әле. Ләкин бу җиңел эш түгел, ди "КАМАЗ-мастер" егетләре.

Йөк машиналары арасында әлегә гомуми нәтиҗә:

 

1. DE ROOY GERARD (IVECO) 28:30:46

2. NIKOLAEV EDUARD (KAMAZ) +00:27:12

3. VILLAGRA FEDERICO (IVECO) +00:41:24

4. VERSLUIS PIETER (MAN) +00:44:00

5. VAN GENUGTEN TON (IVECO) +00:45:02

6. MARDEEV AIRAT (KAMAZ) +00:51:49

7. STACEY HANS (MAN) + 01:24:08

8. KARGINOV ANDREY (KAMAZ) +01:41:31

9. VALTR JAROSLAV (TATRA) +02:38:42

10. DE BAAR PASCAL(RENAULT TRUCKS)+02:40:05

11. VAN DEN HEUVEL MAURIK (SCANIA) +02:45:40

12. MACIK MARTIN (LIAZ) +02:59:23

13. VILA ROCA PEP (IVECO) +03:03:26

14. HUIGEVOORT MARCEL (MAN) +03:31:00

15. SUGAWARA TERUHITO (HINO) +03:33:55

16. VRATNY TOMAS(TATRA)+03:40:41

17. SOTNIKOV DMITRY(KAMAZ ) +03:43:31

18. ARDAVICHUS Artur(TATRA) +04:08:22

19. HOONDERT ADWIN(DAF)+05:03:24

20. VASILEVSKI ALEKSANDR(MAZ)+06:29:27

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: