Бөгелмә авазы

Cоцпакет гомереңне саклап калырга мөмкин

Татарстанда федераль ташламаларга ия категорияләрнең 70 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарта. Әлеге сан Россия буенча уртача күрсәткечләрдән 12 процентка түбәнрәк булса да, табибларыбызны ул канәгатьләндерми. Санатор-курорт ял һәм транспортта бушлай йөрү турында сүз барганда, бу хезмәтләрне сайлау яки аннан баш тарту һәр кешенең үз ихтыярында. Әлеге мәсьәлә ничек кенә...

 

Татарстанда федераль ташламаларга ия категорияләрнең 70 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарта. Әлеге сан Россия буенча уртача күрсәткечләрдән 12 процентка түбәнрәк булса да, табибларыбызны ул канәгатьләндерми. Санатор-курорт ял һәм транспортта бушлай йөрү турында сүз барганда, бу хезмәтләрне сайлау яки аннан баш тарту һәр кешенең үз ихтыярында. Әлеге мәсьәлә ничек кенә хәл ителсә дә, зур зыян булмаячак. Ә менә бушлай даруларны алу-алмау турындагы карар кешене яшәтергә дә, гүргә илтергә дә мөмкин.

 

Әмма, кызганычка, соцпакет сайларгамы, акчага өстенлек бирергәме дигән мәсьәләгә күпчелек бик җиңел карый. Күпләр дистә ел элек акчага өстенлек биреп, бүгенге көндә дә карарын үзгәрткәне юк, ди Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. Шуңа да республикабызда бушлай даруларны акчага алмаштырганнар саны инде күп еллар диярлек үзгәрешсез - 70 процент дәрәҗәсендә кала. Әмма ел саен дөрес карар кабул итмәвенә үкенүчеләр булып тора.

 

Федераль исемлеккә кергән категорияләрне - барлык төркем инвалидларны, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларын, блокадникларны бушлай дарулар белән тәэмин итү программасы инде 11нче елын гамәлдә. Бу башлангыч тормышка ашырыла гына башлаган елларда дарулардан баш тарту рөхсәт ителмәгән. Шушы берничә елны табиблар үзләре өчен "алтын" чор, иң авыр пациентларны дәвалауда чиксез мөмкинлекләр булган вакыт дип атый.

 

Дарулар урынына акчалата компенсация сайлау мөмкинлеге тудырылгач исә, белгечләргә эшләү шактый авырлаша. Кызганычка, соцпакетны акчага алмаштырган һәр кеше федераль үзәктән күчерелгән субсидия күләмен киметә. Программаның финанс тотрыклылыгы югала. Димәк, кыйммәтле препаратлар таләп ителгәннәрне тәэмин итеп бару да кыенлаша. Моннан тыш, әлеге вакытта үзен сәламәт дип санаган кешенең (гәрчә инвалидлык болай гына берәүгә дә бирелмәсә дә) хәле көтмәгәндә генә кискенләшеп китә калса, табиблар инде тиешле ярдәм күрсәтә алмаячак.

 

- Билгеле, кешене бөтенләй медицина ярдәменнән аермаячаклар. Хастаханәдә аның хәлен җиңеләйтү өчен барлык мөмкинлекләр эшкә җигелә. Әмма бит кешене стационарда ел буе тотып булмый. Өйгә чыгарылгач, аңа озак вакыт дәвамында препаратлар эчүне дәвам итәргә кирәк. Еш кына аларның бәясе дистәләгән меңнәр, ә онкология турында сүз барганда, миллионнар белән дә исәпләнергә мөмкин. Билгеле, мондый чыгымнар - күпләр өчен күтәрә алмаслык йөк. Табиблар авыруларга арзанрак дарулар билгеләргә мәҗбүр, ә алар тиешле нәтиҗәне бирми. Соцпакетка өстенлек бирүчеләр исә иң кыйммәтле препаратлар белән дә бушлай тәэмин ителә, - дип аңлатып китте Фәридә Яркәева.

 

Хәзерге вакытта социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акча сайлаучыларга 766 сум бирелә. Зур сумма түгел кебек. Билгеле, бу акча бер чорда кирәкле даруларны алып барырга җитәргә дә мөмкин. Әмма гражданнар бу акчаларны дәүләт карамагында калдырып, иминият формасы итеп кабул итсен иде, дигән теләк белдерә табиблар. Тормышта нинди генә хәл булмас - үкенечкә калмасын.

 

Россия Пенсия фонды Татарстан бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр иткәнчә, Татарстанда 353 мең федераль ташламаларга ия кеше исәпләнә. Аларның барысы да 1 октябрьгә кадәр карар кабул итәргә тиеш, дип искәртеп узды ул.

 

- Дөрес карар кабул итү өчен вакыт бар әле. Гражданнарыбыз уйлап эш итсен иде. Үз карары өчен үкенүчеләр ел да мөрәҗәгать итә. 1 октябрьдән соң килеп, алар натураль ташламаларны кайтарырга үтенә. Әмма без инде берни кыла алмыйбыз. Карарны бер елдан гына үзгәртергә мөмкин, - дип белдерде Пенсия фонды вәкиле.

 

Республика клиник онкологик диспансерының баш табиб урынбасары Луиза Карпенко көн саен иң авыр пациентлар белән күзгә-күз очраша. Республикабызда 91 мең кешегә рак диагнозы куелган. Аларның күпчелеген дәвалауга бик кыйммәтле дарулар таләп ителә. Әмма мондый категория кешеләр арасында да соцпакеттан баш тартучылар бар икән.

 

- Исең-акылың китәрлек: пациент яңа гына дәваланып чыгып, ремиссия чоры җиттеме, авырулар соцпакеттан баш тартырга йөгерә, Алар авыру кире кайтмас дип уйлый. Беренче дәвалану курсы вакытында дарулар алай ук кыйммәт түгел, алай-болай була калса, акчага сатып алырмын әле дип уйлый ул. Әмма чир кире кайткан очракта инде әлеге препаратлар булышмыйча, бермә-бер кыйммәтрәкләре таләп ителүе бар, - дип сөйли Луиза Карпенко.

 

Аның сүзләренчә, хатын-кызлар арасында иң зур таралыш алган онкологик чирне - күкрәк бизе яман шешен дәвалау елына 1,5 миллионга кадәр төшәргә мөмин. Ир-атлар арасында иң зур таралыш алган мәни бизе яман шеше вакытында ясалырга тиешле бер инъекциянең бәясе 3,5 меңнән 10 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Аларны 28 көнгә бер тапкыр ясарга кирәк икән.

 

Шикәр авыруы белән исә республикабызда 112 мең кеше авырый. Ел саен авыручылар исәбе 10 мең кешегә арта бара. 40-50 яшьләрдәге хроник авырулары булган кешеләрдә бу чир барлыкка килү куркынычы шактый югары. I тип диабетны дәвалау елына 54 меңгә кадәр төшәргә мөмкин, II тип диабет булганнарның чыгымнары елына 7-63 мең, ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-эндокринолог Светлана Җангирова.

 

Министрлыкның баш белгеч-психиатры Илшат Халитов билгеләп узганча, Җир шары халкының 20-25 процентында психик яктан тайпылышлар күзәтелә. Республикада да мондый 80 мең авыру яши. 37 меңе - үзләре карар кабул итә алмаган инвалидлар. Алар өчен сопакетмы-акчамы дигән сорауга җавапны туганнары бирә. Кызганычка, акчага өстенлек бирүчеләр күбрәк икән.

 

Бүгенге көндә федераль исемлектә 6 мең исемдәге препарат исәпләнә. Республика буенча 256 дәвалау учреждениесе бушлай дарулар алуга рецептлар язарга хокуклы. Препаратлар 159 даруханәдә бирелә.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Интертат.ру.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: