Чулман елгасында көймәсе белән баржага бәрелгән балыкчыны эзлиләр
Гадәттән тыш хәл кичә - 9 октябрьдә, Мамадыш районы Берсут авылыннан ерак түгел урында булган.
Чистай районы буенча коткару хезмәтенә хәбәр 15:46 сәгатьтә килеп ирешә. Казань - Ильичевка (Менделеевск районы) маршруты буенча йөксез МБ-1225 баржасының балыкчысы да булган резин көймәне бәрдерүе хакында әйтелә. Көймәдә 59 яшьлек балыкчы булган. Балыкчының гәүдәсен...
Гадәттән тыш хәл кичә - 9 октябрьдә, Мамадыш районы Берсут авылыннан ерак түгел урында булган.
Чистай районы буенча коткару хезмәтенә хәбәр 15:46 сәгатьтә килеп ирешә. Казань - Ильичевка (Менделеевск районы) маршруты буенча йөксез МБ-1225 баржасының балыкчысы да булган резин көймәне бәрдерүе хакында әйтелә. Көймәдә 59 яшьлек балыкчы булган. Балыкчының гәүдәсен эзләү эшенә бүген иртән керештеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз