Бөгелмә авазы

Чир таратучы төлкеләрне атачаклар

Татарстан хайваннарда котыру чире таралуы буенча Россия төбәкләре арасында беренче өчлектә тора. Йорт хайваннарына, мал-туарга гына түгел, кеше гомере өчен дә куркыныч тудыручы әлеге катлаулы вәзгыять инде берничә ел дәвамында саклана.

Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, узган 2015 елда республиканың кырык ике районында барлыгы 317 шундый очрак теркәлгән. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 2,4 тапкырга күбрәк. Котыру вирусы күпчелек ерткыч җанварларда ачыкланган - 48 процент, һәм ул бигрәк тә төлкеләр арасында киң таралыш алган. Теркәлгән очракларның 21 проценты - авыл хуҗалыгы хайваннарына, 31 проценты йорт хайваннарына туры килә.



Баш ветеринария идарәсе белгечләре Татарстанда котыру чире таралышын кисәтү максатында үткән ел куркынычсызлык айлыклары уздырган, мал-туар һәм йорт хайваннары тотучылар арасында аңлату эшләре үткәргән.

Мәгълүм булганча, котыру чирен иярткән җанвар тешләсә, вирус аның селәгәеннән күчә. Нерв юллары буйлап таралып, баш миенә зарар китерә. Кешеләр мондый хәлгә тарыганда тиз вакытта котыру вирусына каршы прививка ясатырга кирәк, югыйсә, исән калу - икеле.



Вәзгыятьне яхшырту өчен 2016 елда Татарстанда күреләчәк чаралар планы төзелгән. Беренче чиратта, ерткыч җанварларны, аеруча төлкеләрне вакцинацияләү планлаштырыла. Федераль үзәк Татарстанны 500 мең доза вакцина белән тәэмин иткән. Март аенда төлке сукмакларына вакциналы алдавыч җимнәр куя башлаячаклар.

Шулай ук авыл хуҗалыгында асралган мал-туарга, йорт хайваннарына да котыру чиреннән прививкалар ясауга зур игътибар биреләчәк. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты Татарстан вакциналарга кытлык кичермәс дип ышандыра.

Котыру чиренә каршы көрәшеп, быел ерткыч җанварларның исәбен көйләү белән дә җитди шөгыльләнәчәкләр. Районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре хисабына бер төлкене ату чыгымын агымдагы елда 250 сум күләмендә компенсацияләргә вәгъдә итәләр. Барлыгы республика буенча бу эшкә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы дүрт миллион сум акча бүлеп биргән. "Бу эшләрне башкармыйча без котыру чире инфекциясенең таралышын туктата алмаячакбыз", - дип аңлатты Алмаз Хисаметдинов идарәнең еллык хисап киңәшмәсендә.

Үткән ел Татарстанда:


- 10 846 төлке атылган;
- 31 683 караучысыз эт һәм мәче тотылган;
- 621 858 мөгезле эре терлек, 64 047 мөгезле вак терлек, 7 284 ат, 102 613 эт, 87 084 мәчегә прививка ясалган.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: