Бөгелмә авазы

Өч яшьлек малай өйдә (!) операция ясагач үлгән

6 гыйнварда хокук саклау органнарына 3 яшьлек малайның үлүе турында хәбәр керә. Баланың әнисе таныш хирургы белән сөйләшеп малайны өйдә печтерә. Хирург таныш ханымның өенә килә һәм авыртуны баса торган укол кадаганнан соң хирургик манипуляцияләр кыла. Шуннан соң баланың хәле начарлана. Әнисе дару биреп карый, әмма ул ярдәм итми. Бала...

6 гыйнварда хокук саклау органнарына 3 яшьлек малайның үлүе турында хәбәр керә.

Баланың әнисе таныш хирургы белән сөйләшеп малайны өйдә печтерә. Хирург таныш ханымның өенә килә һәм авыртуны баса торган укол кадаганнан соң хирургик манипуляцияләр кыла. Шуннан соң баланың хәле начарлана. Әнисе дару биреп карый, әмма ул ярдәм итми. Бала өйдә үлә.

Красноярск краенда бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган. 28 яшьлек хирургны җинаять җаваплылыгы көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: