Бөгелмә авазы

Бюллетеньнәрдә һәм…

14 сентябрьдә узачак V чакырылыш Татарстан парламентына депутатлар сайлауларында тавыш бирү бюллетенендә ТР Үзәк сайлау комиссиясендә жирәбә салып тавыш бирү документында партия исемен һәм эмблемасын урнаштыру урыны билгеләнде. Жирәбә салу нәтиҗәләре буенча, бюллетеньдә беренче урынны "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге биләячәк, икенче - "Яблоко", өченче - "Гадел Россия", дүртенче -...

14 сентябрьдә узачак V чакырылыш Татарстан парламентына депутатлар сайлауларында тавыш бирү бюллетенендә ТР Үзәк сайлау комиссиясендә жирәбә салып тавыш бирү документында партия исемен һәм эмблемасын урнаштыру урыны билгеләнде.
Жирәбә салу нәтиҗәләре буенча, бюллетеньдә беренче урынны "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге биләячәк, икенче - "Яблоко", өченче - "Гадел Россия", дүртенче - "Родная партия", бишенче - Россия либераль-демократик партия, алтынчы - РФ Коммунистлар партиясе, җиденче - "Родина", сигезенче - Россия коммунистлары.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин партиянең төбәк бүлеге вәкилләренә уңышлар теләде. "Бюллетеньдә урын мөһим түгел дип уйлыйм. Иң мөһиме - партия исеме, беренче затлар исем-фамилиясе һәм алар башкарган эш", - дип билгеләп үтте ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: